Ялгыз пенсионерларга нинди ташламалар бирелүен искәрттеләр

Ялгыз пенсионерларга социаль хезмәт күрсәтү рәвешендә дәүләт ярдәме каралган.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Халыклар дуслыгы университетының икътисад факультеты деканы урынбасары Елена Григорьева ялгыз пенсионерларга нинди ташламалар бирелүен искәртте. Икътисадчы искәртүенчә, ялгыз пенсионерларга дәүләт ярдәме системасын ике өлешкә бүләргә мөмкин: матди һәм социаль хезмәт күрсәтү,

«Матди ярдәм акчалата түләүләрдә чагыла, әмма мондый ярдәм пенсия яшендәге башка кешеләргә дә бар», — диде ул. Бу хакта РИА Новости яза.

Ярдәм бу очракта стационар телефон өчен компенсация, адреслы социаль ярдәм, бәйрәмнәргә түләүләр, торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләүгә субсидияләр, дип аңлата эксперт.

Россиянең һәр төбәгендә түләүләрнең күләме билгеләнгән.