news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зур Казан боҗрасының Техническая урамына кадәр юлы вакытыннан алдарак ачылырга мөмкин

«Икенче этап төзелеше буенча эшләр төгәлләнде. Асфальт өслекнең аскы катламы җәелде, яктырту 100 процент диярлек дәрәҗәдә башкарылды», — диде Игорь Куляжев.

Зур Казан боҗрасының Техническая урамына кадәр юлы вакытыннан алдарак ачылырга мөмкин
Владимир Васильев

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Зур Казан боҗрасының Техническая урамына кадәр икенче этабы файдалануга планлаштырылган вакыттан алдарак тапшырылырга мөмкин. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта билгеле булды.

Зур Казан боҗрасының Мидхәт Булатов урамыннан Борисковская урамына кадәр беренче этабы инде куллануга тапшырылган. Икенче этабы 2021 елда тапшырылырга дип ниятләнгән иде.

Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары — Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев икенче этапны эш режимында якын арада да кулланышка кертү ихтималлыгын әйтте. «Хәзерге вакытта шушы мәсьәлә буенча эш бара», — диде ул.

Зур Казан боҗрасының икенче этабы озынлыгы 1,2 км тәшкил итә. Төзелеш-монтаж эшләре «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча үткәрелгән. Икенче этап төзелеше мартта башланган. Киләсе елның маенда асфальт-бетонның өске катламын җәю ниятләнә.

«Икенче этап төзелеше буенча эшләр төгәлләнде. Асфальт өслекнең аскы катламы җәелде, яктырту 100 процент диярлек дәрәҗәдә башкарылды. Эшләп бетерәсе кайбер эшләр генә калды. Тавыштан саклау экраннары, урам чатларында транспорт санын исәпли һәм шуңа карап үз эшен көйли торган „акыллы“ светофорлар куела. Урамнарда хәрәкәтне бераз бушатыр өчен, бәлки, эш режимында юлы иртәрәк тә ачарбыз әле», — диде Игорь Куляжев.

Шулай да, аның сүзләренчә, бу юлны файдалануга тапшыру акты әлегә юк. «Төзелешкә караганда, документларны рәсмиләштерү эше озаккарак сузыла», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100