news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы укучылары уйлап тапкан мотобуксир Россия бәйгесендә беренче урынны алган

Малайлар кече яшьтәге мәктәп укучылары төркемендә беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре», Люция Низамиева). Югары Әлморза төп мәктәбенең 5 сыйныф укучылары Илшат Минсафин һәм Наил Сабиров «XXI гасырның яшь техниклары» Бөтенроссия фестивалендә җиңү яуладылар. Бу хакта район газетасы яза.

Малайлар балалар иҗат йортының «Яшь техник» түгәрәгендә шөгыльләнәләр. Әлеге түгәрәк белән мәктәпнең технология укытучысы Марс Нотфуллин җитәкчелек итә. Аның кул астында шөгыльләнүче яшь кулибиннар, йорт-хуҗалык өчен файдалы төрле җиһазлар уйлап табып, елның-елында төрле бәйгеләрдә призлы урыннар алалар.

Илшат белән Наил бәрәңге бакчасында куллану өчен мотобуксир ясаганнар. Бу ел башында аларның әлеге җайланмасы республика бәйгесендә алдынгы урын яулаган иде. Һәм менә Бөтенроссия фәнни-техник иҗат фестивалендә дә алар уйлап тапкан җиһаз уңыш казанган. Малайлар кече яшьтәге мәктәп укучылары төркемендә беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган. Аларның остазлары Марс Нотфуллинга әлеге дәрәҗәле конкурсның сертификаты тапшырылган, диелә хәбәрдә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100