news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе елда Татарстанда юллар төзүгә һәм ремонтка 26 млрд сум акча биреләчәк

«Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча эшләр дәвам итәчәк.

Киләсе елда Татарстанда юллар төзүгә һәм ремонтка 26 млрд сум акча биреләчәк
"Татар-информ" архивы

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Киләсе елда Татарстанда автомобиль юллары төзелеше һәм ремонтына 26 млрд сум акча бүлеп бирү ниятләнә. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

«2020 ел бюджеты якынча 38 млрд сумлык булды. Киләсе ел бюджетында 26 млрд сумлык объектлар. Федераль казнадан акча алу юнәлешендә эшләячәкбез. Автомобиль юлларын карап тоту һәм төзекләндерүгә акча кимемәячәк», — диде министр.

Төбәк әһәмиятендәге юлларны тәртиптә тоту өчен 2021 елда 5 млрд 254 млн сум акча каралган. Юллар төзү һәм үзгәртеп коруга 4,7 млрд сум, ремонтлауга 9 млрд 174 млн сум акча тотылачак.

Фәрит Хәнифов әйтүенчә, «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча эшләр дәвам итәчәк. Капиталь ремонт башкарылачак, торак пунктлар каты өслекле юл белән тоташтыралачак. Балалар лагерьларына, фермер хуҗалыкларына юл салыначак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100