news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан — Оренбург трассасыннан Казан аэропортына бара торган юл үзгәртеп корылачак

6,4 километр озынлыкта дүрт полосалы юл булдыру, Kazan Expo янында борылыш эстакадасы төзелеше ниятләнә.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда Казан — Оренбург Р-239 трассасыннан Казан аэропортына бара торган юлны үзгәртеп кору эше башланган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта билгеле булды.

6,4 километр озынлыкта дүрт полосалы юл булдыру, Kazan Expo янында борылыш эстакадасы төзелеше ниятләнә. Авыл хуҗалыгы техникасы өчен юлүткәргечне реконструкцияләү күздә тотыла.

Хәзерге вакытта коммуникацияләрнең урынын күчерү, суүткәргеч торбалар төзелеше бара. Эстакада янында җәяүлеләр өчен чыгу урыннары төзелеше каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100