news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Игорь Куляжев: Урамнарны техника гына чистартып бетерә алмый, кул хезмәте дә кирәк

Ул кар көрәүчеләргә ихтыяҗ зур булуын әйтте.

Игорь Куляжев: Урамнарны техника гына чистартып бетерә алмый, кул хезмәте дә кирәк
Александр Эшкинин

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Техника кулланып кына, Казан урамнарын чистартып бетереп булмый, кул хезмәте дә кирәк. Бу хакта ТР бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары — Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев сөйләде.

Аның сүзләренчә, кар көрәүчеләргә ихтыяҗ зур. 500 ләп кеше җитми.

«Бу хәлдән төрлечә чыгарга тырышабыз. Беренчедән, җәй көне юллар төзелешендә катнашкан, кышын буш булган кешеләрне җәлеп итәргә тырышабыз. Бу безне коткара. Мондый предприятиеләрдән юл эшчеләрен генә түгел, механизаторларны да грейдерларга утыртабыз. Шулай ук, азрак куәтле техника да сатып алырга тырышабыз», — диде Игорь Куляжев.

Тик ул кече техника белән генә проблема чишелмәвен әйтте. «Казанда трактор үтеп керә алмаслык урамнар да бар, бу вакытта куллар белән эшләргә туры килә», — диде комитет рәисе.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100