Рания ГАЛИӘКБӘРОВА:

“Мәктәп тормышына ияләшү өчен әзерлек курсларының әһәмияте зур”

Билгеле булганча, бүген Татарстан җитәкчелеге тарафыннан мәгариф өлкәсе үсешенә гаять җитди игътибар бирелә, моңа бәйле рәвештә, укучылар өчен мөмкинлекләр офыгы киңәя, көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү өчен төрледән-төрле әйбәт шартлар тудырыла. Мәктәпкә әзерләү нисбәтеннән, 6 яшенә җиткән балалар өчен, укырга керергә 1 ел кала, әзерлек курслары оештырыла. Үзебез заманында сызыклы, шакмаклы дәфтәрләр һәм башка әсбаплар белән 1 нче сыйныфта гына танышкан булсак, хәзер исә балалар уку-язу серләренә атнасына ике тапкыр үткәрелә торган әнә шул дәресләрдә төшенә. Быел бу әзерлек курсларына йөрү, дәрес хәзерләү кебек күңелле, шул ук вакытта җаваплы мәшәкатьләр безнең гаиләгә дә килеп җитте. Әлеге курсларның әһәмияте, шулай ук башка мәсьәләләр хакында сөйләшү өчен, Казанның Совет районы “Азино” микрорайонында урнашкан аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү буенча 171 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенә (электрон белем бирүдә компетенция үзәге) юл алып, аның директоры, югары квалификацион категориягә ия Россия Федерациясенең гомуми белем бирү буенча мактаулы хезмәткәре, хезмәт ветераны Рания ГАЛИӘКБӘРОВА белән әңгәмә кордык.
 

Рания Нәкыйповна, 171 нче мәктәп Казанның Совет районында алдынгы мәктәпләрнең берсе булып тора. Моның сере нидә? Белем бирүдә нинди үзенчәлекле якларыгыз бар?

Р. Г.: Безнең 171 нче мәктәп Казанның “Азино” бистәсендә 2001 нче елның 1 нче сентябрендә гыйлем ишекләрен ачып җибәрде. Инновацион уку йорты буларак,  укучыларга милли белем һәм тәрбия бирү юнәлешендә 14 ел шлибез. Шушы кыска вакыт эчендә шактый күркәм нәтиҗәләргә ирештек. “Матур мәктәп-2009” республика конкурсында “Тынычлык мәктәбе” номинациясендә абсолют җиңүче дип табылдык. Санкт-Петербургта ЮНЕСКО тарафыннан 10 еллык юбилей акциясе кысаларында үткәрелгән "Матур мәктәп" халыкара конкурсында икенче урынга лаек булдык. 2011 нче елда мәктәбебез электрон белем бирү юнәлешендә компетенция үзәгенә әверелде.

Укыту-тәрбия эшен нәтиҗәле итеп алып бару өчен, бездә барлык шартлар тудырылган – заманча җиһазландырылган ике информатика кабинеты эшли, укытучылар өчен ноутбуклар, башлангыч сыйныф укучылары өчен 124 нетбук бар. Принтерлар, сканерлар кирәкле күләмдә. Һәр кабинет саен интерактив такта, мультимедиалы проект урнаштырылган. Мәгълүмати ресурслар белән тәэмин ителгән китапханә, хореография залы, медицина кабинеты бар.

Физика кабинеты яңача җиһазландырылган материаллар белән тулы. Инновацион эшчәнлекне җәелдерү йөзеннән, узган уку елында, беренчеләрдән булып, IT-сыйныф ачтык. Укучыларның белемнәрен тагын да тирәнәйтү максаты белән, 12 төрле электив курслар эшли. Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтү тәҗрибәсе бар – рус теле һәм әдәбияты, математика, информатика, татар теле һәм әдәбияты фәннәре буенча тирәнтен белем бирелә.
 

Әзерлек курсларының әһәмиятен нидә күрәсез? Бу эш ничегрәк оештырыла? Курслар, бала 1 нче сыйныфка укырга кергәнче үк, аның укудан теләген биздермиме? Курслар тәмамлангач, балаларның белеме ничек тикшерелә?

Р. Г.: Әзерлек курсларына балаларны сентябрьдә туплап, дәресләрне октябрьдән башлыйбыз. Микрорайонда милли белем һәм тәрбия юнәлешендә эшләгәнлектән, теләге булган барлык әти-әниләрнең гаризаларын алабыз. Апрель аенда, курслар тәмамланып килгәндә, әти-әниләр белән кабат очрашабыз, җыелыш үткәрәбез һәм татар сыйныфына балалар туплауны өстенлек итеп кую турында кисәтәбез. Безнең микрорайоннан булмаса да, татарча бик яхшы фикер йөртә ала торган укучыларны татар сыйныфларына алабыз. Курслар тәмамлангач, бернинди тикшерүләр үткәрмибез, әңгәмәләр кормыйбыз. Минемчә, бу курсларның әһәмияте зур, алар баланы тормыш юлының чираттагы баскычына әзерли, мәктәпкә ияләшергә ярдәм итә.
 

Мин, мәсәлән, танышымның сөйләвеннән чыгып, 1994 нче елда башкаланың 5 нче татар гимназиясендә 1 нче сыйныфка нәкъ менә шул әзерлек курсларының нәтиҗәләреннән чыгып кабул итүләре, катгый сынаулар булуын беләм. Димәк, мондый имтихан сездә юк?

Р. Г. (гаҗәпләнеп): Юк, әлбәттә, баланы кабул иткәндә берничек тә сынамыйбыз, таләпләр куймыйбыз.
 

Бердәм дәүләт имтиханына әзерлек ничек алып барыла?

Р. Г.: Узган уку елында мәктәбебездә БДИ күрсәткечләре түбәндәгечә булды – рус теле буенча 75 процент, профильле математика буенча 60 процент. Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре югары булсын өчен, барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Бигрәк тә математика, информатика фәннәре тирәнтен өйрәтелгәч, абитуриентлар КАИ, КФУның ВМК институтына, Казан илкүләм тикшеренү технологик университетын сайлый. Укытучыларыбыз шактый көчле, дәрестә тирән белем бирелә дип әйтер идем, шулай ук читтән репетитор хезмәтләреннән файдаланучылар да бар. 

Кадрлар сәясәте ничегрәк?

Р. Г.: Бүгенге көндә мәктәптә 80 укытучы эшли. Өлкән яшьтәгеләр лаеклы ялга чыга, аларга алмашка яшь буын килә. Эш эзләп килгән яңа укытучыга, нинди инновацион технологияләр беләсез, дип мөрәҗәгать итәм. Соңгы 2 елда 6 яңа белгеч кабул иттем, алар барысы да - Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан гамәлгә куелган “Безнең яңа укытучы” грантын яулаган укытучылар.
 

Олырак укытучылар компьютер технологияләренә ни рәвешле төшенә?

Р. Г.: Өлкән яшьтәге укытучылар компьютер технологияләренә ныклап өйрәнделәр. Бездә электрон көндәлек, электрон журнал гамәлдә. 2011 нче елда электрон белем бирү буенча компетенция үзәге булгач, барлык укытучыларны җыеп курслар үткәрдек. Беренчеләрдән булып, сынау рәвешендә, электрон журнал тутырырга керештек. 2012 нче елдан бу тәҗрибә башка мәктәпләрдә кертелә башлады. Барлык укытучылар интерактив такталар белән эшли белә. Башлангыч сыйныф укытучылары укучыларны нетбуклар белән эшләргә өйрәтә. Смарт-такталар белән эшлиләр, компьютерда проект эшләре алып баралар. Гомумән, укытучыларның белем дәрәҗәсе үсә, заман сулышы белән яшиләр.

Электрон белем бирү юнәлеше өстен куелгач, “IT-чемпион” конкурсында катнашасыздыр?

Р. Г.: Әлбәттә, катнашабыз. Узган уку елы нәтиҗәләре буенча, без, Совет районы мәктәпләре арасында, – беренче урында. Алдагы уку елында да шулай идек. Бәйгедә катнашуга зур басым ясыйбыз. Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән укытучылардан шәхси кабинетлар ачтырдык. Әти-әниләр белән аңлату эшләре алып бардык, алар бу эшкә бик теләп тотындылар.
 

Мәктәбегездә иҗади юнәлештә эш ничек оештырылган?

Р. Г.: Бездә 30 нчы музыка мәктәбенең филиалы эшли. Балалар үзләре теләгән уен коралларында уйнарга өйрәнә. Быел музыка мәктәбе директорына шундый тәкъдимем булды – 1 нче сыйныф укучылары арасында малайларның тавышларын тикшереп, малайлар хорын оештырып җибәрү. 63 малай арасыннан табигать тарафыннан бирелгән музыкаль сәләте булган 23 малай сайлап алынды. “Беренче карлыгачлар” апрель аенда хисап формасында җырлап күрсәтәчәк. Алдагы елларда хорга 1 нче сыйныф укучыларын өстәп барырга ниятлибез.
 

Ә ник нәкъ менә малайлар?

Р. Г.: Мин Казанда үзем барган концертларның берсендә малайлар хорын күреп мөкиббән калдым, шул вакыт шундый фикер туды. Дөрес, бездә малайлар ансамбле бар, тик сәхнәдә тагын да күбрәк малайларны күрәсе килде. Бу хыялны мәктәп кысаларында гына тормышка ашырып булмас иде, чөнки моны башкарып чыгару өчен музыка белгече, аккомпаниатор да кирәк. Шуңа күрә музыка мәктәбе белән бергәләп шушы проектны ачып җибәрдек.

Бездә, шулай ук, бию түгәрәге эшли. Башлангыч сыйныф укучылары өчен физкультураның өченче дәресен хореография дәресе итеп үткәрәбез. Бала бию серләренә төшенә, үзен сәхнәдә тотарга өйрәнә, парлап бию нечкәлекләрен өйрәнә. Әйтергә кирәк, әти-әниләр дә теләктәшлек күрсәтә, костюмнар ала. Югары сыйныф укучыларын төрле милләт халыклары биюләренә өйрәтәбез.

“Татар кызы”, “Татар егете” шәһәркүләм конкурсларында теләп катнашабыз. Узган уку елында быел 11 нче сыйныфта белем алучы егетебез Алмаз Галимҗанов шәһәркүләм бәйгедә Гран-при яулады, Эльвина Мякина “Зыялы кыз” номинациясендә беренче урынны алды.

Шигырь конкурсларында катнашабыз. Мәктәбебездә татар театр түгәрәге эшли. Җитәкчесе – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фердинанд Хафизов. Узган уку елында, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, укучылар “Арбалы хатыннар” спектакленнән өзек сәхнәләштерделәр. Балаларның актерлык осталыгы шулкадәр зур! Хәзер өлкән сыйныф укучылары “Казан егетләре” спектаклен, кечкенәләр Тукай иҗатына багышланган спектакль куярга әзерләнә.

Тагын бер үзенчәлекле “Ниточка” рус фольклор ансамбле бар. Ул гаилә ансамбле дип әйтер идем, анда балалар гына түгел, әти-әниләр, дәү әниләр дә йөри.
 

Спорт юнәлешендә ниндирәк эш алып барыла?

Р. Г.: Мәктәптә ике спорт залы бар, 4 укытучы эшли. Кышын физкультура дәресләре урамда уздырыла, укучылар чаңгыда шуа. Дәрестән тыш, айкидо, каратэ, татарча милли көрәш, волейбол, баскетбол кебек спорт төрләре буенча түгәрәкләр эшли.

Быелгы уку елыннан, Президент Указы нигезендә, бадминтон дәресләре кертә башладык. 5-8 нче сыйныф укучылары өчен физкультураның өченче дәресе бадминтонга багышлана. Эксперимент рәвешендә бер класс өчен 1 нче сыйныфтан ук бадминтон дәресләрен башладык.
 

Милли мәгарифкә карашыгыз?

Р. Г.: Милли мәгариф бата, үлә дигән сүзләргә ышанып бетә алмыйм, шәхсән бездә ул үсә бара, ни өчен дигәндә, мәктәптә һәр параллельдә икешәр татар сыйныфы. Укучылар татар телен бик теләп тирәнтен өйрәнә, татар телендәге чараларда актив катнаша, гомумән, гөрләп бара дип әйтер идем. Башка микрорайоннан да килеп, баламны татар сыйныфына алыгыз дип үтенүчеләр бар. Киләсе уку елында өч татар сыйныфы ачарга ниятлибез.

Татар әдәбияты, милли иҗат әһелләре белән даими төстә кызыклы очрашулар үткәрәбез.
 

Киләчәккә планнарыгыз нинди?

Р. Г.: Без алга таба конкурс, олимпиадаларда актив катнашу максатын куябыз. Кабинетларны конкурсларга тәкъдим итәбез. Әйтик, былтыр инглиз теле кабинеты шәһәр күләмендәге конкурста мәгълүмати технологияләр белән бәйле номинациядә җиңеп чыкты.

Быел башлангыч сыйныф, татар теле, инглиз теле укытучыларына бәйгедә катнашырга әзерләнә торырга куштык.

Олимпиадаларга килгәндә, татар теле буенча республика күләмендә беренче урынны алган чагыбыз булды. Татарча математика, татарча физика, биология фәннәре буенча да укучыларны олимпиадаларга юллыйбыз. Алга таба олимпиадаларда катнашу буенча уңышларыбызны, казанышларыбызны арттырырга исәп.

Әңгәмәне Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА әзерләде.