"Четыре татарина" тамашасы - "Татар-информ"да матбугат конференциясе темасы

Аккредитацияне pr@tatar-inform.ru электрон адресы буенча узарга була

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 25 ноябрьдә 10.00да, "Татар-информ" агентлыгында "Четыре татарина"ның яңа тамашасына багышланган матбугат конференциясе була. Аның премьерасы 4 декабрь көнне Казанда узачак. Тамашада легендар команданың элеккеге составы, республика җыелмасы уенчылары һәм кастинг нәтиҗәләре буенча жюри сайлап алган яңа уенчылар да катнаша.

Матбугат конференциясендә ТР КВН клубы президенты,  «Шоу «Четыре татарина» проектының җитәкчесе Андрей Кондратьев, команданың элеккеге капитаны Илдар Фәтхетдинов, «Волга-Волга» ВИАның сәнгать җитәкчесе, «Четыре татарина»тамашасының музыкаль продюсеры Антон Салакаев һәм КВН мөхәррире, сценарист Артем Усов катнаша.

Матбугат конференциясендә журналистлар тамашага аккредитация уза алачак. Иң кызыклы сорау авторы билетлы булачак.

ММЧ вәкилләрен көтеп калабыз. Аккредитацияне pr@tatar-inform.ru электрон адресы буенча узарга була.