Азнакай районы башлыгы укучылар белән өчпочмак пешерде

Аның урынбасарын эретеп ябыштыручы буларак мастер-класс күрсәтте

 (Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ”). Азнакай районы башлыгын пешекче, аның урынбасарын эретеп ябыштыручы итеп кайчан күрер идең әле. Лениногорск политехник көллиятенең Азнакай филиалында 9 нчы сыйныф укучыларына район, предприятиеләр, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре әнә шулай мастер-класс күрсәттеләр, дип хәбәр итә районның “Маяк” газетасы.

"Эшче һөнәрләр һәрчак мактаулы булды. Мин үзем дә кечкенәдән эшләп үстем. Өйдә мал тота идек, печәнен дә әзерләдек, тиресен дә түктек, мал да карадык, чөгендерен дә утадык. Бүген бу күнекмәләр хезмәтемдә нык ярдәм итә, – диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин. – Эштән курыкмаган бала авырлыклардан курыкмый, тормышында җиңелрәк була. Эш белән мәшгуль кешенең начар гадәтләргә вакыты калмый. Бүген яшьләребезгә үз мисалыбызда шуны төшендерәсе һәм күрсәтәсе килде", - диде ул.

Марсель Шәйдулин ак халат киеп, алъяпкыч бәйләп, өчпочмак ясап замана яшьләрен таң калдырды. “Ир кеше барысын да булдырырга тиеш. Мин һәр елны 8 Мартка хатыныма бәлеш ясап пешерәм”, – ди ул.