news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә ковид вазгыяте сәбәпле, эш көне булмаган көннәр озайтылырга мөмкин

«Дөньяда коронавирустан һәр сигезенче үлем Россиягә туры килә», — диде белгеч.

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус вазгыяте начарлану сәбәпле, игълан ителгән эш көне булмаган өстәмә яллар озайтылырга мөмкин.

«Мөгаен, алар озайтылыр. Чөнки авыручылар саны кимүе күзәтелсен өчен минималь вакыт — бу ким дигәндә ике атна. Трендны сындыру өчен шулкадәр кирәк», — диде ТАСС агентлыгына НКОМ молекуляр-генетик тикшеренүләрнең фәнни үзәгенә нигез салучы һәм генераль директоры Андрей Исаев.

Хәзер хакимият Covid-19 инфекциясеннән вакцинацияләнгән халыкның өлешен арттыру өчен барлык кирәкле чараларны күрә. Исаев сүзләренчә, Европада халыкның 80 проценты вакцинация узган, анда хәзер яшүсмерләргә прививка ясыйлар.

«Без мондый күрсәткечкә килгәнче, авыру дәрәҗәсе бу атнадагы кебек калачак. Дөньяда коронавирустан һәр сигезенче үлем Россиягә туры килә, шул ук вакытта илдә җир шары халкының 1/57 өлеше генә яши», — диде белгеч. 

20 октябрьдә РФ Президенты Владимир Путин 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эш булмаган көннәр дип игълан итү турындагы указга имза куйды.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100