news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә кагыйдәләрне бозучы тәмәке тартучыларны ачыклау системасын эшләргә җыеналар

Программа реаль вакыт режимында камералардан видеоны анализлый торган видеокүзәтү системасының бер өлеше булачак.

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә рөхсәт ителмәгән урыннарда тәмәке тартучы кешеләрне теркәячәк системаны эшләү планлаштырыла.

Илкүләм технологик инициатива матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, система тыелган территорияләрдә тәмәке тарту фактын ачыклаячак һәм куркынычсызлык өчен җаваплы кешеләргә мәгълүмат тапшырыр дип көтелә. Ул хокук бозуларны вакытында ачыкларга, аерым алганда, янгын һәм шартлау куркынычын булдырмау мөмкинлеге бирәчәк.

Программа реаль вакыт режимында камералардан видеоны анализлый торган видеокүзәтү системасының бер өлеше булачак.

«Тәмәке тартучыларны ачыклау өчен модульле системаны сәнәгать иминлеген контрольдә тоту предприятиеләрендә, паркларда, вокзалларда һәм башка нокталарда „акыллы шәһәр“ системасы кысаларында кулланырга мөмкин булачак», — дип сөйләделәр системаны эшләүчеләр RT белән әңгәмәдә.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100