news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайның Рус Кармәте мәктәбе аш бүлмәсен ремонтлауга 1,2 миллион сум акча тотылган

Биредә 15 елга беренче тапкыр ремонт ясалган.

Аксубайның Рус Кармәте мәктәбе аш бүлмәсен  ремонтлауга 1,2 миллион сум акча тотылган
http://aksubayevo.ru

(Аксубай, 24 октябрь, «Татар-информ», «Авыл таңнары»). Аксубай районының Рус Кармәте мәктәп-комплексының ризык әзерләү блогын модернизацияләү һәм ремонтлау 1 миллион 200 мең сумга төшкән.

Эшләр мәктәп ашханәләрен капиталь ремонтлау буенча республика программасы кысаларында алып барылды. Чөнки мәктәпләрдә туклануны оештыру — Татарстанның белем бирү учреждениеләре эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе.

Рус Кармәте башлангыч мәктәбендә 4 укучы белем ала, тагын сабыйлар балалар бакчасына йөри. Икесе дә мәктәп-балалар бакчасы комплексы бинасы түбәсе астында урнашкан.

«2019 елда бинаны капиталь ремонтлаганнан соң, ризык әзерләү блогы мәсьәләсе проблемалы булып калды. Комплексны үзгәртеп корганда — түбә, тәрәзәләр, ишекләр, җылыту системасы алмаштырылды, хәтта фасад та төзекләндерелде. Ә кухняда диварлар тузып, идәннәр җимерелеп беткән иде, азык-төлек блогы турында күптән хыялландык», — дип сөйли Рус Кармәте мәктәп комплексы директоры Мансур Сөләйманов.

Бу белем бирү учреждениесендә яңа уку елында аш пешерү бүлмәсендә чисталык хөкем сөрә, барлык җиһазлар да яңа. Ул барлык СанПиН стандартларына туры китереп җиһазланган. Хәзер биредә заманча электр плитәсе, су җылыткыч, ис суырту җиһазлары гына түгел, яшелчәләр һәм савыт-саба юу өчен аерым урыннар бар. Техникум директоры Фәрхат Әюпов тимер өстәлләр бүләк иткән.

«15 ел эшләү дәверендә — бу ризык әзерләү блогында ясалган беренче ремонт. Ремонттан соң кәеф бөтенләй башка. Барлык җиһазлар да яңа, хәтта электр иттарткычы, камыр изү җайланмасы, ваклагыч та бар, барлык савыт-саба яңа. Һәм иң мөһиме — заманча, ышанычлы плитә», — дип сөйли шатлыктан балкыган пешекче Ольга Тимофеева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100