news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайның күп катлы йорт ишегалларында төзелгән корылмалар сүтеләчәк

Хуҗалар алардан файдаланган, әмма җир өчен дә, милек өчен дә салым түләмәгәннәр.

Аксубайның күп катлы йорт ишегалларында төзелгән корылмалар сүтеләчәк
http://aksubayevo.ru

(Аксубай, 24 октябрь, «Татар-информ», «Авыл таңнары»). Аксубай районының Горький урамындагы күп катлы ишегалларында совет чорында салынган сарайлар һәм корылмалар «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашырырга комачаулый, ишегалларының эстетик йөзен боза.

Хуҗалар, сарай, гараж һәм мунчаларга беркем дә кагылмас дип өметләнеп, корылмаларны ахыргача сүтмәделәр. Чөнки алар совет чорында ук, кайберләре күп катлы йортлар белән бергә төзелгән. Тик менә алар утырган җир генә, корылмалар кебек үк, законлы рәсмиләштерелмәгән, гәрчә дистәләрчә еллар хуҗалары милкендә булса да. Хуҗалар алардан файдаланган, әмма җир өчен дә, милек өчен дә салым түләмәгәннәр.

Муниципалитет сайтында хәбәр ителгәнчә, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты шулай да соңгы чараларга барачак. Башкарма комитет биредә 2021 елның 15 октябреннән 2021 елның 30 октябренә кадәр дәүләт милке җирләрендә урнашкан корылмаларны сүтеп бетерү турындагы хәбәрне урнаштырган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100