news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмә районында эш автотранспортын тикшерделәр

23 автотранспорт техник төзеклеккә җентекләп тикшерелгән.

Яңа Чишмә районында эш автотранспортын тикшерделәр
http://novoshishminsk.ru/

(Яңа Чишмә, 24 октябрь, «Татар-информ», «Яңа Чишмә хәбәрләре»). Яңа Чишмә районында район башкарма комитеты администрациясе һәм районның авыл җирлекләре башлыкларының хезмәт автотранспортларын тикшерү төгәлләнгән.

23 автотранспорт техник төзеклеккә җентекләп тикшерелгән, һәр транспорт чарасының кирәкле документлары бар, дип сөйләде Россия Эчке эшләр министрлыгының Яңа Чишмә районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция капитаны Евгений Михайлов.

Тикшерү вакытында алгы һәм ян-яктагы тәрәзәләрдә тонировкалар булу-булмауга да игътибар ителде. Хокук бозу очраклары ачыкланмады.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100