news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәләдә скверны төзекләндерү эшләрен тәмамлыйлар

«Школьный» скверы «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы буенча төзекләндерелә.

Минзәләдә скверны төзекләндерү эшләрен тәмамлыйлар
http://menzela.ru/news

(Минзәлә, 24 октябрь, «Татар-информ», «Минзәлә-информ», Флүрә Мусина). Минзәлә районы Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев җаваплы оешмалар җитәкчеләре катнашында капремонт барган мөһим социаль объектлардагы эш барышы белән танышуын «Школьный» скверыннан башлады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Школьный» скверы «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы буенча төзекләндерелә.

Скверда яктырткычлар урнаштыру эше төгәлләнгән, иң түрдә амфитеатр ясап куелган, эскәмияләр урнаштырылган. Яшелләндерү буенча күп эш башкарылган.

Сквер төрле функциональ зоналарга бүленгән. Анда яшел зона да, ял итү зонасы да, җәяүлеләр зонасы да булачак. Хәзер биредә шушы зоналарда эшләр бара. Бер төркем эшчеләр декоратив навес, сукмаклар ясау белән мәшгуль.

«Территорияне тәртипкә китереп, җыештырып чыгарга кирәк, киләсе атнада чәршәмбе өмә үткәрергә планлаштырабыз», — диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Ягафаров.

Подрядчы оешма җитәкчелегенә «сыйфатлы башкарылсын, эш темпын арттырырга» дип сыйфатка игътибар юнәлтергә кирәклеге искәртелде. Объектта эшләрне тизләтеп, бер атна эчендә төгәлләү бурычы йөкләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100