Татарстанның алты моношәһәрендә эшсезләр саны бераз арткан

Эшсез калган гражданнар саны Чистайда гына кимегән.

(Казан, 24 октябрь, "Татар-информ"). 23 октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанның алты моношәһәрендә рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны бераз арткан, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Аерым алганда, Яр Чаллыда эшсезләр саны 1135кә җиткән – бу бер атна элек булган күрсәткечтән 36 кешегә күбрәк.

Моннан тыш, Алабуга, Яшел Үзән, Менделеевск, Түбән Кама һәм Кама Аланында эшсезләр саны 375, 531, 56, 833 һәм 300дән 381, 539, 59, 839 һәм 302гә кадәр арткан.

Шул ук вакытта Чистайда мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы кешеләр саны 239дан 232гә кадәр кимегән.