420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда яшелчә һәм җиләк-җимеш продукциясенең сыйфаты, куркынычсызлыгы һәм куллану вакыты мәсьәләләре буенча кайнар элемтә эшли. Бу хакта ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Татарстанда яшәүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларны төбәк ведомствосының куллану гигиенасы буенча күзәтчелек бүлеге белгечләренә бирә ала.
Кайнар элемтә 6 ноябрьгә кадәр эшләячәк. Шалтыратулар иртәнге 10нан көндезге 4кә кадәр түбәндәге телефон аша кабул ителә: (843) 273-34-85.