Тәтеш районы Түбән Тархан авылында Илгизәр Галиев иҗатына багышланган кичә узды

Илгизәр Галиевка Рәхмәт хаты һәм буләкләр тапшырды.

(Казан, 24 октябрь, "Татар-информ"). Тәтеш районының Түбән Тархан клубында Илгизәр Галиев иҗатына багышланган "Иҗат җимешләрем — гомер кичерешләрем" кичәсе узды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Анда районның Рима Сафиуллова җитәкчелегендәге "Ак калфак" оешмасы вәкилләре, Илгизәр Галиевның якташлары, авылдашлары катнашты. Биредә эчтәлекле чыгышлар, үзешчәннәр башкаруындагы матур җырлар яңгырады.

Шуны искәртик, районда уздырылган һәр бәйрәм, иҗат кичәләре җирле "Ак калфак" оешмасы катнашында үткәрелә. Оешма җитәкчесе Рима Сафиуллова Илгизәр абыйны олы бәйрәме белән котлап, Рәхмәт хаты һәм буләкләр тапшырды.