news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт инспекторлары кеше гомерен саклап калган

Инспекторлар ирне кичекмәстән медсанчастька алып бара.

Әлмәт инспекторлары кеше гомерен саклап калган
Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат хезмәте

(Әлмәт, 24 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт полиция бүлегенең өлкән лейтенанты Ренат Гайнетдинов һәм өлкән сержант Булат Мортазин Шевченко урамында постта торган вакытта яннарына бер машина туктый. Руль артындагы ир-ат хәле булмау сәбәпле, машинадан чыга алмый. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Әлеге ир-ат Лениногорск шәһәреннән Әлмәткә үз эшләре буенча килгән була. Юлда чагында үзен начар хис итә башлый һәм ЮХИДИ хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә.

Инспекторлар ирне кичекмәстән медсанчастька алып бара. Табиблар аның кан басымының күтәрелүен ачыклый. Ярдәм алган ир бераз вакыттан соң Лениногорскига кайтып китә.

news_right_1
news_right_2
news_bot