Бөтенроссия бәйгесендә җиңгән Чирмешән кызы Санкт-Петербургка барачак

Дарья “Җиңү өчен бабайга рәхмәт!” иҗат эшләренең бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулаган.
(Чирмешән, 23 октябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешәннең Балалар сәнгать мәктәбе укучысы Дарья Солтанованы укытучысы Фәйзелхак Вилданов белән бергә Санкт-Петербург шәһәренә чакырганнар.  Бу турыда район басмасы хәбәр итә.Дарья “Җиңү өчен бабайга рәхмәт!” иҗат эшләренең бөтенроссия бәйгесендә  җиңү яулаган. Ул конкурска “Хатирәләр” исемле эшен тәкъдим иткән.