Авыл хатын-кызларының эш көнен кыскарту Хезмәт кодексында беркетелде

Авылда яшәүче хатын-кызларның эш көне 36 сәгатьтән артмаска тиеш.
(Казан, 24 октябрь, "Татар-информ"). Авылда яшәүче хатын-кызларның эш көнен кыскарту турында РФ Хезмәт кодексына төзәтмәләрне Дәүләт Думасы соңгы укылышта кабул итте. Бу турыда ТАСС хәбәр итте.Әлеге документ буенча авылда яшәүче хатын-кызларның эш көне 36 сәгатьтән артмаска тиеш. Эш көне кыскарса да, хезмәт хакы кимергә тиеш түгел.  Авылда яшәүче хатын-кызлар өчен эш көнен кыскартырга җыеналар, дип хәбәр иткән идек. Эш көне берничә өлешкә бүленгән очракта, авыл хатын-кызларына өстәмә түләнергә тиеш була.