24 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Мәскәү суды Әсәдуллаев йортын милли автономиягә калдырган, Ваһапов фонды җырчылары Италиядә стажировка үтә, «Хозур-ТВ» яңа тапшыру чыгара.

Мәскәү суды Әсәдуллаев йортын милли автономиягә калдырган / Ел башында федераль учреждение, Мәскәү татарларының дәгъвалары буенча, бинаны автономиядән тартып алу өчен суд процессы башлаган иде.

Казан Кремле карабодайга бәя арту турында мәгълүматны кире какты / Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бәяләр артуны булдырмас өчен карабодай сатуны күзәтеп торырга һәм җайга салырга әзер.

Татарстанда гаилә терлекчелек фермасын үстерүгә грантка гаризалар кабул ителә / Грант суммасы бер хуҗалыкка 30 млн сумнан һәм чыгымнарның 60 процентыннан артык була алмый.

Ваһапов фонды җырчылары Италиядә стажировка үтәчәк / Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале лауреатларының чираттагы концерты Италиядә үтте.

«Хозур-ТВ» каналы мөслимәләр өчен яңа тапшыру чыгара / Һәр чыгарылышта яулык бәйләүнең төрле ысулларын күрсәтәчәкләр.

Тинчурин театры чакырылган режиссер сәхнәләштергән беренче спектаклен чыгарды / Спектакльнең музыкаль бизәлеше Мубай җырларыннан төзелгән.

Татарстанда кече нефть компанияләре «кара алтын» чыгаруны арттырган / Татарстан Президенты кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән 2019 елның тугыз аенда башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә үткәрде.

Татар китабы йортында «Хәлбуки» лекцияләре башлана / Беренче лекция бөек француз инкыйлабының хокукый һәм икътисади аспектларына багышлана.