Татарстанлылар «Россия лидерлары» бәйгесенә актив рәвештә гаризалар җибәрә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» бәйгесендә остаз буларак катнашачак.

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). «Россия лидерлары» бөтенроссия бәйгесенә 130 мең гариза килгән, дип хәбәр итә ТАСС чараның оештыру комитетына сылтама биреп.

Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе бәйгедә актив катнаша, аларга барлык гаризаның 75 проценты туры килә. Идел буе федераль округы буенча Самара (14,5 процент ) һәм Татарстан (13,9 процент) алда бара.

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар кабул итү тәмамлангач, сайлап алу стадиясе - онлайн-тест булачак, аннан соң төбәкләрдә ярымфинал һәм Мәскәүдә финал узачак.

Алдарак хәбәр ителгәнчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» бәйгесендә остаз буларак катнашачак. Шулай ук Россиянең оборона министры Сергей Шойгу, Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров һәм башкалар остаз ролен башкарачак.

Бәйгедә яше 50дән артмаган биш елдан башлап идарә эшендә тәҗрибәсе булган һәр россияле катнаша ала. Гаризалар 6 ноябрьгә кадәр кабул ителә.