Татарстан КВН мәктәбе иң шаян чүпрәлеләрне туплады

Республикада татарча КВН үссен, дип тырышып йөрүчеләрнең берсе ул КВНның Татар лигасы директоры Рамил Агдеев.

(Чүпрәле, 24 октябрь, "Татар-информ", "Туган як", Гөлия Фәизова). Үткән якшәмбе район мәдәният йортында районның иң шаян һәм тапкыр егет-кызлары КВН уйнады. Уенчыларны сәхнәгә Татарстанның КВН Татар лигасы вәкилләре әзерләп чыгарды, дип яза җирле басма.

Республикада татарча КВН үссен, дип тырышып йөрүчеләрнең берсе ул КВНның Татар лигасы директоры Рамил Агдеев. Аның җитәкчелегендә, гомунән Татарстанда КВН уены Президенты Андрей Кондратьев җитәкчелегендә районнарда татарча КВНны үстерү максатыннан, районнарда укулар уздыра. Район мәдәният йортында да мондый укулар өч көн буе узды. КВН мәктәбе вәкилләре уенчыларны шаян сораулар, мәзәк хәлләр уйларга, аларны тамашачыга җиткерү тәртибен өйрәтте.

Укуларның финал өлеше булып, якшәмбе КВН уены узды. Уенда барлыгы сигез команда катнашты. Алешкин-Саплык авыл җирлегеннән "АС", Звезда авыл җирлегеннән "Йолдызлар", Яңа Элмәле авыл җирлегеннән "Квартет", район техникумыннан "СТО", Уби авыл җирлегеннән "Уби Микс", Шланга авыл җирлегеннән "Шлангоград", Иске Кәкерле авыл җирлегеннән "Кәеф ничек?" һәм Иске Чүпрәле авыл җирлегеннән "Куркусызлар" командасы катнашты.

Жюри составында шәхсән үзе КВНның Татар лигасы директоры Рамил Агдеев та катнашты.

Командалар төрле темаларга шаярттылар. Авыл җирендә сөтне арттыру проблемасына, район үзәк хастаханәсендә авыруларга ярдәм итү мәсьәләсенә дә тукталдылар. Шулай ук, киләсе елда булачак Президент сайлаулары хакында да сөйләделәр.

Уен нәтиҗәләре буенча, "Куркусызлар" командасы Гран-прига ия булды. Нәкъ менә әлеге команда районны Буа шәһәрендә узачак зонааара турда тәкъдим итәчәк. 1 урынны-"СТО", 2 урынны-"Шлангоград", 3 урынны –"АС" командасы яулады.

Шулай ук, жюри тарафыннан «Иң әйбәт актер», "Иң әйбәт актриса», «Иң әйбәт көлке" номинацияләре буенча җиңүчеләр билгеләнде.

Район башкарма комиеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов уенда катнашучыларга яхшы кәеф бүләк иткәннәре өчен рәхмәтләрен җиткерде һәм зонаара ярышларда уңышлар теләде, диелгән район хәбәрендә.