Милли университетның проекты бар иде - Искәндәр Гыйләҗев

Балалар бакчасында дәресләр уздыра торган университет нинди университет инде ул, дигән фикердә галим.

(Казан, 24 октябрь, "Татар-информ"). 1990 елларда Милли университет төзелгән дә шикелле иде. Тик балалар бакчасында дәресләр уздыра торган нинди университет инде ул, дигән фикерен җиткерде Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән әңгәмәсендә.

"Безнең матбугатта соңгы вакытта бу темага чыгышлар булды. Фәндәс Сафиуллин – безнең мөхтәрәм сәясәтчебез - моннан инде егерме еллар элек үк бик күп язды һәм заманында милли университет ачу өчен бик актив көрәш алып барды. Аның хәтта проекты да бар, төрле юнәлешләре, тармаклары хәл ителгән иде инде. Хәтта 1990 еллар башында Казан дәүләт университетының ректоры, шушы милли университетның нигезләрен Казан дәүләт университеты кысаларында башлап җибәрергә дип, үзенең тәкъдимен дә ясаган иде. Шул ук вакытта милли университет төзелде дигән игълан да булып алды. Ул төзелде дә шикелле. Кәгазьдә ниндидер структуралары да барлыкка килде. Ләкин ул чын мәгънәсендә профессиональ уку йорты булмады, - ди танылган тарихчы. - Балалар бакчасында дәресләр дә уздырдылар, студентлар да җыйганнар иде, милли университет ачтык, дип мактанып йөрүчеләр дә булды. Ләкин балалар бакчасында дәресләр уздыра торган уку йорты нинди милли университет инде ул?! Мине дә чакырганнар иде анда, балалар бакчасында лекцияләр укыган булдым. Бу проект бәлки сүз өчен генә булгандыр. Кызганыч, ул профанация гына иде..."