Казанда Борис Ельцин исемендәге Президент китапханәсенең ике электрон уку залы ачылды

Биредә 550 мең уникаль архив документы белән танышырга була.

(Казан, 24 октябрь, "Татар-информ", Ольга Голыжбина). Казанда Борис Ельцин исемендәге Президент китапханәсеннән файдалана алу мөмкинлеге белән ике электрон уку залы ачылды. Аларның берсе - 8 Март урамындагы Татарстан Дәүләт архивы бинасында, икенчесе Декабристлар урамындагы 4нче йорттагы аудиовизуаль документлар архивында эшли.

Россиянең Казандагы 417 һәм 418нче бүлекләрендә хәзер электрон фондлардан файдаланып була. Һәр уку залы программалы тәэмин ителеш булган уннарча компьютер белән җиһазландырылган, анда шәхси битеңне – электрон уку абонементын булдырып була.

Фонд материаллары арасында Татарстан тарихын чагылдыра торган электрон китаплар, документлар шактый.

“Республиканың фәнни җәмәгатьчелеге өчен яңа залларның ачылуы – зур вакыйга”, - дип билгеләп үтте Татарстанның архив эшләре буенча Дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова. Биредә теркәлеп шөгыльләнү өчен бары паспорт кирәк , студент, аспирант яисә фәнни хезмәткәр идентификация коды алып, кирәкле файллардан файдалана ала. Казан кулланучылары Борис Ельцин исемендәге Президент китапханәсе архивыннан түләүсез файдаланачак.