Галимнәр якын көннәрдә Җирдә магнит давыллары булачагын кисәтә

Белгечләр ул көннәрне 24 октябрьдән 27 октябрьгә кадәр булыр, дип белдерә.

(Казан, 24 октябрь, "Татар-информ"). Галимнәр якын көннәрдә Җирдә булачак магнит давыллары турында кисәтә. Бу хакта “Яңалыклар федераль агентлыгы” хәбәр итә.

Россия Фәннәр академиясенең Лебедев исемендәге Кояш астрономиясе рентген лабораториясе магнит давылларын 24- 27 октябрьгә туры килер дип белдерә. Алар бу күренешне Кояш матдәләре агымы арту белән аңлата.

Галимнәр магнит давылларының ике атна саен кабатлану ихтималын да хәбәр итә.