Бүген Татарстанда урыны белән кар көтелә

Иртәнге сәгатьләрдә юлларда бозлавык хасил булу ихтимал.

(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Урыны белән аз гына кар явачак. Казанда исә явым-төшем көтелми.

Җил төньяк-көнбатыштан исә, уртача тизлектә. Төнлә юлларда урыны белән хасил булган бозлавыкның иртәнге сәгатьләрдә дә саклануы ихтимал.

Һаваның максималь көндезге температурасы Татарстанда – -1..+4, Казанда +1..+3 градус булачак.