24 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов Райс Университетында булды, Татарстанга Россиянең музей җитәкчеләре җыела, "Татар кызы - 2017" билгеле булды.

Уфа "Татар кызы - 2017" халыкара бәйгесен кабул итә/ Бәйгедә Россия төбәкләреннән һәм Казахстаннан килгән 12 кыз көч сынашачак.

Рөстәм Миңнеханов Хьюстонда хосусый тикшеренү университеты – Райс Университетында булды/ Райс Университеты вәкилләре Әлмәт дәүләт нефть институты белән киләчәк хезмәттәшлек турында үз карашларын җиткерделәр.

Разил Вәлиев: Дәүләт телләрен өйрәнүне федераль белем бирү программаларына кертү кирәк/ Махачкалада Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасының мәгариф һәм фән буенча комитеты оештырган Бөтенроссия киңәшмәсе уздырылды.

Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Мәдәният милләт тормышында аерылгысыз урын алып тора”/ Бүген Татарстан мөфтие Мәскәүдә Россия динара совет утырышында чыгыш ясады.

Наил Шәйхетдинов турында китап чыкты/ “Мин сәхнәдә рухани” китабын тәкъдим итү К.Тинчурин театрында 28 октябрьдә узачак.

Бөтендөнья татар конгрессы житәкчесе Уфада “Ак калфак” оешмасы вәкилләре белән очрашты/ Татар хатын кызлары белән очрашу “Вафа» бизнес үзәгендә узды.

Татарстанга Россиянең музей җитәкчеләре җыела/ Казанда “Музей эшчәнлегендә актуаль сораулар” темасына фәнни-гамәли төбәкара семинар үтәчәк.

Милли телдә югары белем бирү кирәк - тарихчы Искәндәр Гыйләҗев/ Галим Рөстәм Миңнехановның парламентка юнәлдерелгән еллык юлламасына булган фикерен җиткерде.

"Татар кызы - 2017" билгеле булды/ Аның исемен сәхнәдә Татарстанның һәм Башкорстанның халык артисты Айдар Галимов игълан итте.

Күзе күрмәгән кешене укыту өчен, аның теләге генә кирәк – Ибраһим хәзрәт Шәһимәрданов/ Хәзерге вакытта “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен курслар уза.