Зәйдә 71 нче закон белән бәйле 102 эш каралган

60 эш буенча кисәтү ясалган, ә 42 очракта штрафка тарту карары чыгарылган

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Зәй муниципаль районының башкарма комитеты балигъ булмаганнар эшләре комиссиясендә 71 нче закон белән бәйле 102 эш каралган. 60 эш буенча кисәтү ясалган, ә 42 очракта штрафка тарту карары чыгарылган, дип хәбәр итә “Зәй офыклары” газетасы.
Билгеле булганча, узган елның 5 ноябреннән “Бала сәламәтлегенә һәм аның физик, акыл, психик, рухи, әхлакый үсешенә зыян салуны кисәтү чаралары турында” 71нче Татарстан Республикасы Законы үз көченә керде. Әлеге закон яшь буынны яман гадәтләрдән аралау, аларның сәламәт яшәү рәвеше алып баруын тәэмин итү максатында кабул ителде. Законның асылында ике төп нигезләмә ята. Беренчесе буенча яшүсмер тәүлекнең нинди вакыты булуга карамастан, спиртлы эчемлекләр сату урыннарында (сыраханә, бар һ.б.лар), сексуаль характердагы товар сату нокталарында булырга тиеш түгел. Икенче нигезләмә балигъ булмаганнарга комендант сәгатьләре кертелү белән бәйле. Аның буенча яшүсмерләргә 1 сентябрьдән 31 майга кадәр кичке сәгать 10нан иртәнге 6га кадәр; 1 июньнән 31 августка кадәр төнге сәгать 11дән иртәнге 6га кадәр әти-әниләреннән һәм алар өченҗаваплы өлкән кешеләрдән башка урамда, җәмәгать урыннарында йөрү тыела. “Административ хокук бозулар турында” кодексның 3.11нче маддәсе нигезендә әлеге таләпләрне үтәмәүчеләр кисәтү ала яисәштрафка тартыла. Яшүсмерләрнең әти-әниләренә штраф күләме 500-1000 сум, спиртлы эчемлекләр, сексуаль характердагы товарлар сатучы объектларның хуҗаларына, әгәр бирегә балигъ булмаганнарны кертсәләр, 3-5 мең, юридик затларга 15-20 меңгә кадәр штраф каралган. Бер ел эчендә әлеге закон бозу очрагы яңадан кабатланса, яшүсмернең әти-әнисенә – 2 мең, вазифаи затларга – 15 мең, юридик затларга 50 мең сум штраф салына.
Башкарма комитетның балигъ булмаганнар эшләре комиссиясендә әлеге закон белән бәйле каралган эшләр, нигездә, яшүсмерләрнең төнлә урамда йөрүе, спиртлы эчемлекләр куллануына кагыла. Комиссия әгъзаларын иң борчыганы – икенче кат административ җаваплылыкка тартылучылар. Шундый 8 яшүсмер бар.