Октябрь азагында Казан-Волжски һәм Казан-Буа поездлары расписаниесе үзгәрә

Казан-Буа поезды исә Свияжскидан соң юлын гадәти расписание буенча дәвам итәчәк

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”). 31 октябрьдән кайбер шәһәр яны поездлары расписаниесенә үзгәрешләр кертелә. Аерым алганда, үзгәрешләр 6331 нче Казан-Волжски һәм 6375 нче Казан-Буа поездларына кагыла.
Казан-Волжски поезды башлангыч станциядән 18 сәгать 33 минутта кузгалып китәчәк. Адмиралтейство бистәсендә ул 18 сәгать 37 минут һәм 18 сәгать 38 минут аралыгында туктала, Лагерьнаяда 1 минут туктап торганнан соң, 18 сәгать 44 минутта юлын алга таба дәвам итә. Иске Аракчино, Яңа Аракчино, Юдино, Займище, Обсерватория, 774 нче км, 771 нче км һ.б. тукталыш пунктлары аша үтеп, ул Волжскига кичке 9 нчы 15 минутта килеп җитә.
Казан-Буа поезды исә Татарстан башкаласыннан 18 сәгать 22 минутта кузгала. Свияжскига кадәр үзгәртелгән расписание белән хәрәкәт иткән состав, биредән 19 сәгать 50 минутта кузгалып, алга таба юлын гадәти расписание буенча дәвам итәчәк.