Әлмәтнең Түбән Мактама экология бистәсендә яшәүчеләр газлы булды

9 километрдан артык озынлыктагы газүткәргеч сузу 9 миллион 180 мең сумга төшкән

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Әлмәт муниципаль районының Түбән Мактама экология бистәсендә яшәүчеләр зур шатлык кичерде. Ниһаять, алар да газлы булды, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” газетасы.
Әлмәт кенә түгел, аның торак пунктлары да үсә бара. Әле кайчан гына чүп үлән үскән урыннарда шәхси йортлар төзелә. Түбән Мактамадагы бу урында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир була. Бүген исә биредә кешеләр гомер кичерә. Аларның шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Ришат Әбүбакиров, район башкарма комитеты җитәкчесе Мәҗит Салихов, Әлмәт шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Николай Богданчиков һәм башкалар килгән иде. Ришат Фазлытдинович шәхси йорт төзергә теләүчеләргә бернинди киртә булмавын, киресенчә, шартлар тудырырга кирәклеген билгеләп үтте, Түбән Мактама җирлеге башлыгына тырышлыгы өчен рәхмәтен җиткерде.
Экология бистәсендә 253 участок бүленгән. Әле аларның барысында да йортлар җиткерелмәгән, әмма газүткәргечләр сузылган. Төзелгән йортлар саны 80 гә якын. 9 йорт газ кабул итәргә әзер. 9 километрдан артык озынлыктагы газүткәргеч сузу 9 миллион 180 мең сумга төшкән. Район башлыгы подряд оешмасы – Бөгелмәнең “Газсервисцентр” ҖЧҖ, электр линиясе сузган “Светсервис” МУП һәм шулай ук ярдәме өчен “Әлмәтгаз” ЭПУ адресына да җылы сүзләрен җиткерде.