Җәлил Мотыйгуллин:

“Без федераль исемлеккә дәреслекләрне Татарстан Республикасы өчен кушымта итеп кертергә тәкъдим итәбез”

ТР Дәүләт Советында күптән түгел генә милли мәгариф проблемаларына багышлап уздырылган “түгәрәк өстәл” утырышында дәреслекләр темасының көнүзәк мәсьәлә булуы аңлашылды. Утырышта катнашучыларны бигрәк тә мари, удмурт телендә чыккан дәреслекләр белән тәэмин ителеш, РФнең 309 нчы законы кабул ителү белән, татар теле һәм татар телендә язылган дәреслекләрнең РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы грифын алу проблемасы борчый булып чыкты. Татарстан дәрәҗәсендә бу мәсьәләләр ничек хәл ителә, гомумән, республикада дәреслекләр белән тәэмин итүнең торышы ничек – без бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының басмалар һәм укыту-методик әдәбияты бүлеге җитәкчесе Җәлил Мотыйгуллин белән сөйләштек.

Җәлил Нургалиевич, быелгы уку елында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан мәктәпләр дәреслекләр белән ни дәрәҗәдә тәэмин ителде?
Җ.М.:
Быелгы уку елында федераль дәреслекләр белән тәэмин ителеш – 90,2 процент, төбәк дөреслекләре белән тәэмин ителеш 97,2 процент булды. Узган уку елы белән чагыштырганда төбәк дәреслекләре белән тәэмин ителеш - 0,5; федераль дәреслекләр белән тәэмин итү 1,5 процентка артты.

Йөз процентка җиткерергә ни комачаулый?
Җ.М.:
Бөтен сәбәп - финансларның җитәрлек булмавында. Бюджет караган вакытта, кызганычка каршы, үзебезнең ихтыяҗны исбатлап бетерә алмыйбыз. Дәреслекләр алу өчен 3 ел дәвамында бер үк сумма бүлеп бирелә. Балалар саны кимесә дә, дәреслекләрнең бәясе елдан-ел арта бара. Бәясе күпкә, бик нык арта. Чөнки дәреслекләрне яңа СанПИН таләпләренә туры китереп, берничә кисәктән торган итеп чыгара башладылар. Моннан тыш, типография чыгымнары арта.
Тәэмин ителеш 100 процентка җитмәгәч, бүгенге көндә балалар дәреслексез утырамы дигән сорау да туарга мөмкин. Беренчедән, дәреслекләр белән тәэмин итүдә, министрлыктан тыш, муниципалитетлар (аларга да моның өчен акча бүлеп бирелә), мәктәпләрнең үзләре эшләп тапкан акчалары һәм дүртенче чыганак итеп РФ законнарына каршы килми торган башка чыганаклар карала. Бу ни дигән сүз? Мәктәпләргә бай кешеләр ярдәм итә, попечительләр советлары бар. Шулай ук ата-аналар комитетлары дәреслекләр сатып алырга хаклы. Шулай итеп, дәреслекләр белән тәэмин итү 100 процентка җиткерелә. Балалар дәреслексез укый дип уйлау бар икән, бу ялгыш фикер.

Сез дәреслекләргә заказ биргәндә мәктәпләрдән килгән теләк-тәкъдимнәрне исәпкә аласыз бит инде, әйеме?
Җ.М.:
Без заказны буш урыннан төзимибез. Заказ формалаштырылган вакытта бөтен дәреслекләр кергән исемлек алынмый, фәкать дәреслекләрне яңарту өчен, предметлар исемлеге генә тәкъдим ителә. Шушы предметлар буенча нинди дәреслекләр туры килә, мәктәпләр, шуларны сайлап алып, безгә юллый. Бер предмет буенча берничә дәреслек булырга мөмкин, шуның берсен сайлап алып җибәрергә кирәк. Мәктәпләргә алдагы 5 елда яңартылмаган дәреслекләрне генә кайтарабыз. Без аерым бер предметлар буенча гына аерым бер дәреслекләрне генә кайтарырга тиеш. Анда да соңгы елларда яңартылмаган дәреслекләрне генә.
Шуңа күрә без быел исемлеккә беренче сыйныфны тулаем яңартуны керттек (чөнки алар яңа стандартлар буенча укыйлар), икенче сыйныфны – яңа дәүләт стандартларын кертү буенча экспериментта катнашучыларныкын - тулаем яңарттык. Шулай ук исемлеккә 2004, 2005 һәм 2006 елда алынган дәреслекләрне яңартуны керттек. Заказны формалаштырганда: башта мәктәп буенча, аннан район һәм министрлык дәрәҗәсендә бердәм заказ җыела. Районнардан килгән заказны республика күләмендә формалаштырганда без быелга күпме акча бүленгәнне күргән идек, аның җитәрлек түгел икәнлеген аңладык, шуңа күрә 2006 елда чыгарылган дәреслекләрне яңарту өчен исәпләнгән заказларны төшереп калдырдык. 2004 елда алынган дәреслекләрне һәм өлешчә 2005 елда алынганнарны яңартуны калдырдык.

Җәлил әфәнде, соңгы вакытта татар телен өйрәтү юнәлешендә нинди яңа дәреслекләр эшләнде?
Җ.М.:
Беренче сыйныфларның татар телле укучылары өчен дәреслек кенә түгел, “Перспектив башлангыч мәктәп” линиясе буенча укучылар өчен яңа стандартларга туры килә торган укыту-методик комплекты эшләнде. Бу – әлифба, әдәби уку һәм татар теле дәреслеге, укытучы өчен методик кулланма, укучылар өчен эш дәфтәре. Рус телле укучылар өчен гамәлдәге дәреслекләрне эшкәртеп, яңа стандартларга туры китерә торган итеп бастырабыз. Өр-яңалардан рус телле укучылар өчен эксперимент рәвешендә “Полимәдәниятлы белем бирү” линиясе буенча укучылар өчен Рузалия Нигъмәтуллинаның “Татарча да яхшы бел” дәреслеге һәм Зөлфирә Җамалетдинованың “Татар теле” дәреслеге басылып чыкты.

Рус телле балаларга татар телен өйрәтү турында сүз чыкканда кайбер кешеләр “яңа методикалар юк” дип сөйлиләр ... Менә бит алар. Бу методикаларны нигә белеп бетермиләр микән? Рузалия ханым әлеге методика белән укуларны күптән алып бара бит инде.
Җ.М.:
Белеп бетермиләрме, әллә белергә, ишетергә теләмиләрме икән? Моны гадәттә мәктәпкә бернинди мөнәсәбәте булмаган, мәктәпкә кереп карамаган кешеләр әйтә.

Яңа дәүләт белем бирү стандартлары кертелү белән, укучыларны дәреслекләр белән тәэмин итү ничегрәк тора?
Җ.М.:
Бүгенге көндә башлангыч мәктәп өчен эшләнгән һәм кабул ителгән федераль дәреслекләр исемлеге бар. Шуның нигезендә рус телендә чыккан дәреслекләр белән тулысынча тәэмин итәргә мөмкинлек бар. Ә татар мәктәпләре өчен федераль исемлектәге нык кулланыла торган ике линия буенча математика, әйләнә-тирә мохит, технология дәреслекләрен татар теленә тәрҗемә иттек һәм мәктәпләргә тараттык. Беренче сыйныфка керүчеләрне тәэмин итү өчен бу дәреслекләр мәктәпләрдә бар иде.

Яңа стандартлар буенча татар теле дәреслекләрен эшләү ни хәлдә?
Җ.М.:
Сез татар теле дәреслекләрен яңа стандартларга туры китерү турында бик әйбәт сорау бирдегез. Яңа стандартлар 2010 ел азагында гына расланды. Димәк, татар теле дәреслекләрен 2011 елда яңа стандартларга туры китереп эшләп бетерү мөмкин түгел. Ләкин без бер әйберне күзәттек: яңа стандартлар керү сәбәпле, дәреслекләрдә үзгәрешләр бар, әмма зур түгел. Үзгәреш бармы-юкмы, безгә яңа дәреслекләр эшләргә кирәк. Әйткәнемчә, татар теле дәреслеген 2011 елда кинәт кенә әзерләп чыгару мөмкин түгел. Шуңа күрә без укытучы гамәлдәге дәреслекләрне һәм методикасын яңа таләпләргә туры китереп эшли алсын өчен, алар өчен методик тәкъдимнәр әзерләдек һәм министрлык сайтына урнаштырдык. Укытучыларга бу хакта хәбәр иттек һәм сез гамәлдәге дәреслекләрне шуңа карап куллана аласыз дидек. Бу, әлбәттә, вакытлыча чара. Аннан соң без бер ел дәвамында экспериментта булган Р.Нигъмәтуллина һәм З.Җамалетдинова дәреслекләре, “Перспектив башлангыч мәктәп” линиясе буенча укучылар өчен яңа стандартларга туры килә торган укыту-методик комплекты белән эшли башлыйбыз.

Сез әйтеп киткән дәреслекләр арасында рус телле балаларга татар телен өйрәтү өчен эшләнгәннәре дә бар бит.
Җ.М.:
Әйе, Рузалия Нигъмәтуллинаның “Татарча да яхшы бел” дәреслеге рус телле балалар өчен эшләнгән. Зәлфирә ханымның дәреслеге – рус мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен. Яңа стандартларга туры килә торган укыту-методик комплекты – татар мәктәбендә укучы татар балалары өчен эшләнгән. Өч категория балалар да – безнең игътибар үзәгендә.

Җәлил әфәнде, яңа таләпләр буенча татар теле һәм татар телендә язылган дәреслекләр РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының рөхсәтен дә алырга тиеш. Бүгенге көндә бу өлкәдәге вәзгыять ничегрәк?
Бу мәсьәлә 2007 елда ук, 309 нчы закон кабул ителгәч тә, туды бит инде. Нигә ул хәзер генә бөтен катлаулылыгы белән килеп чыкты?
Җ.М.:
Без бу мәсьәләне һәрвакыт хәтерлибез һәм һәрвакыт федераль министрлык алдында куеп киләбез. Нигә хәзер генә сөйләнә башлады? Чөнки хәзер генә җәмәгатьчелеккә бу законның мәгънәсе барып җитә башлады. Аның мәгънәсенә төшенә башладылар. Аннан безнең татар мәктәпләрен татар телендә чыккан дәреслекләр белән тәэмин итүгә каршы булган шәхесләр, моны корал итеп кулланып, вәзгыятьне җәмгыятькә бик критик итеп, мөшкел хәл дип җиткерә. Алар аны элегрәк аңламады, шуңа күрә хәзер генә җиткерәләр.

Вәзгыять ничегрәк тора соң? Россия Федерациясенең 309 нчы законы үзенә үзе каршы килә. Анда федераль исемлеккә кергән дәреслекләрне генә кулланырга ярый дип язылган. Ә алтынчы маддәдә милли телләрне һәм милли телләрдә укытылучы предметларны укыту мәсьәләсе Россия төбәкләренең законнары буенча көйләнә дип бирелгән. Менә бер-берсенә каршы килә торган маддәләр. Әмма бу каршылык түгел. Кем моны каршылык итеп күрәсе килсә, каршылык итеп күрә. Ә без аны дөрес аңлыйбыз. Мәсәлән, федераль исемлеккә кергән дәреслекләрне генә кулланырга ярый дип әйтелгән икән һәм шул ук вакытта алтынчы маддә дә бар икән, димәк, алтынчы маддәдәге дәреслекләр бу федераль исемлеккә кагылмый дип кенә карарга кирәк.

Монда татар теле, татар әдәбияты һәм татар телендә укытылучы башка предметлар турында сүз бара. Без әлегә кадәр ничек – дәреслекләргә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы грифын куеп, дәреслекләрне төбәк исемлегенә кертеп эшләп килгән булсак, шулай эшләүне дәвам итәбез. Әгәр федераль исемлеккә генә кагылган маддәсен алып, тикшерүче органнар законга туры килми дип, гаеп ташлый калалар икән, без аларга, Татарстан законнары белән җайга салына дип, законның икенче маддәсен күрсәтә алабыз. Әмма моны теләге булган кеше генә эшли. Бусы – бер.

Әмма ничек кенә булуга карамастан, бу законны безгә каршы куллану мөмкинлеге бар икән, бу законга үзгәреш кертү кулайрак, шулай бит? Шуңа күрә бүгенгесе көндә Татарстан хөкүмәте безнең алда бу дәреслекләрне федераль исемлеккә кертергә тырышырга дигән бурыч куйды. Без бу мәсьәләдә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгына бер вариант тәкъдим итеп карадык инде, алар аны кабул итмәде. Бүгенге көндә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгына өч вариант тәкъдим әзерләдек. Беренчесе – Татарстан җирлегендә Россия буенча экспертиза уздыручы учреждениеларның филиалларын булдыру. Ул Фәннәр академиясендә, югары уку йортларында оешырга мөмкин. Шушы филиалларда экспертиза үткәрелә һәм нәтиҗәләре федераль министрлыкка җибәрелә, ул гриф куя. Әмма безгә федераль исемлеккә федераль дәрәҗәдә кирәк булмаган дәреслекләрнең кермәве аңлашылып тора. Бу дәреслекләр фәкать Татарстан өчен генә кирәк. Шуңа күрә без федераль исемлеккә дәреслекләрне Татарстан Республикасы өчен кушымта итеп кертергә тәкъдим итәбез. Башка төбәкләрнең дә үз кушымталары булыр иде. Икенче вариант: бездә филиаллар булдыру мәсьәләсе шул килеш кала, шушы филиалларда экспертиза уздырыла, экспертиза нәтиҗәләре буенча үзебез гриф куябыз, дәреслекләрнең исемлеген төзибез. Ә Мәскәүгә фәкать шушы исемлекне раслау өчен генә җибәрәбез. Ул шушы исемлекне раслый да, федераль исемлеккә кушымта итеп кертә. Бусы гадирәк. Тагын да гади механизм итеп төбәк дәрәҗәсендә кулланыла торган дәреслекләрне эшкәртү, булдыру, экспертиза үткәрү, нәшер итү, бастырып чыгару, грифлау, исемлеген төзү мәсьәләләрен, гомумән, төбәк дәрәҗәсенә тапшырырга тәкъдим итәбез.

Сез өченче вариантта төбәкләр дәрәҗәсенә тапшырырга дидегез. Төбәкләрдә бу мәсьәләләр белән кем шөгыльләнергә тиеш соң?
Җ.М.:
Менә бүген кем шөгыльләнә, шул шөгыльләнәчәк. Хәзер Татарстанда моның өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы җаваплы. Ул моңа кадәр Татарстан Республикасы законнарына таянып эшләде, моннан соң РФ законнарына да нигезләнә алачак. Димәк, аның эшчәнлеге югарырак дәрәҗәгә күтәрелә.

ТР Дәүләт Советында милли мәгарифкә багышланган “түгәрәк өстәл” утырышында шушы дәреслекләрне лицензиясе булган нәшриятлар гына чыгара ала дигән сүз дә булды ...
Җ.М.:
Монда сүз РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының уку әсбабларын бастырып чыгарырга хокуклы оешмаларның исемлеген булдыру турындагы боерыгы хакында бара. Безнең дәреслекләр һәм уку әсбаблары бар. Россиядә дә, Татарстанда да дәреслекләр дә, уку әсбаблары да басылып чыга. Әгәр без шушы исемлеккә кереп кенә, төбәк дәреслекләрен бастырырга хокукыбыз була дип саныйбыз икән, ялгышабыз. Бар дәреслек, бар уку әсбабы, ә бу фәкать уку әсбабына гына кагыла. Әгәр хәтта шушы исемлеккә керсә дә, ул нәшрият шушы дәреслекне бастырып чыгарды дип кенә, ул законлы дәрәҗәгә җитте дигән сүз түгел.

Бу боерык белән шушы исемлеккә кертү нәрсәгә китерә? Әлегә кадәр безнең Татарстан китап нәшрияты дәреслекләрне ничек бастырып килә иде, моннан соң да шушы исемлеккә кереп, бастыруын дәвам итәчәк. Фәкать нәрсә үзгәрә? Ул боерык буенча бу исемлеккә кертү мәсьәләсе әле законлы нигездә түгел. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы ниндидер боерык чыгарды дип кенә, без нәшриятларыбызны ниндидер исемлеккә кертергә тырышырга тиеш микән? Менә шундый фикер туа хәзер. Белмим шул, дәүләт органы буларак, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының бер нәшриятны исемлеккә кертеп, икенчесен исемлеккә кертмичә, аңа дәреслекләр бастырырга тыю таләбе законлы микән? Моңа юристлар җавап бирсә генә инде.

ТР Дәүләт Советында мари, удмурт, чуваш телле укучылар өчен чыккан дәреслекләрнең җитешмәве һәм кайберләренең туры килмәве турында әйтелде ...
Җ.М.:
Анда кайбер мәсьәләләр аңлашылып та бетмәде. Мисал өчен Балтачтан килгән мәктәп директоры Удмуртиядә чыккан дәреслекләр безне канәгатьләндерми, диде. Мин моңа бик аптырап калдым. Удмуртиядә чыккан дәреслекләр аларны канәгатьләндерми, ә без аларга дип бернинди дәреслек тә чыгармыйбыз. Аларны ничек тәэмин итәргә икән?
Безгә дәреслек чыгару мәсьәләсендә мөрәҗәгать иткән кеше юк. Әгәр бу мәктәп директоры үзе дәреслек язып, безгә тәкъдим итеп, без аңа экспертиза үткәреп, гамәлгә яраклы дип табабыз икән, аны нигә бастырып чыгармаска? Ул бит шулай ук үзебезнең мәктәпләр өчен чыгарыла.

Ә менә Балтач районыннан килгән мәгариф бүлеге башлыгы мари теле дәреслекләре дә җитми диде ...
Җ.М.:
Анда дәреслекләр җитми, юк дигән сүзләрне күп ишеттек, әйеме? Без мари, удмурт дәреслекләрен шул республикалардан сатып алабыз, ә мордва дәреслекләрен, без татар дәреслекләрен бушлай биргән кебек, бушлай бирәләр. Биргән һәм алган вакытта без нәрсәгә нигезләнәбез? Районнардан заказны җыябыз да, шушы республикаларга җибәрәбез. Алар күпме кирәк дип табалар, без, берсен дә киметмичә, тәэмин итәбез. Чөнки аларга зур акча соралмый.

Аларны Удмуртиядән килгән дәреслекләр канәгатьләндерми, ә бездә чыгарылмый. Аларны ничек тәэмин итәргә соң? Мин аларның борчуын аңлыйм. Татар телле мохиттә яшәгән балалар белән рус телле мохиттә яшәгән балалар төрле дәрәҗәгә куелган. Ә Удмуртиядә татар телле мохиттә яшәгән балалар өчен дәреслекләр чыгарылмый. Шуңа канәгатьләндерми торгандыр. Кызганычка каршы, әлегә бу мәсьәләне хәл итү юлы күренми.

Алар шулай ук чит тел буларак татар телен өйрәнү өчен чыгарылган дәреслекләр рус телле балаларга гына адресланганын әйтеп, моңа да канәгатьсезлеген белдерде ...
Җ.М.:
Әйе, моңа канәгатьсезлеген белдерәләр. Мин моның белән риза. Әмма нинди телле балалар өчен һәм ничек чыгарырга тиеш без? Монысын аңламыйм. Мисал өчен мари телле балалар өчен чыгарырга тиеш булсак, аны кем язарга тиеш, кем эшли белә аны? Без рус теле дәреслекләрен алар өчен шушы республикалардан сатып алабыз. Татар теле дәреслеге бездә чыга. Аны эшли белә торган кеше язарга тиеш. Ә андый кешеләр юк. Бу дәреслекне фәкать аларның телен һәм татар телен белгән кеше генә яза ала.
Менә бездә рус телле балалар өчен татар теле дәреслеген кем яза? Рус телен дә, татар телен дә яхшы белгән кеше. Ул дәреслек рус теленнән башланып китә, аннары акрынлап кына татар теленә күчеп, ахырдан татар теле белән тәмамланырга мөмкин. Әгәр ул чуваш баласы өчен языла икән, чуваш теленнән башланып, акрынлап татар теленә күчәргә тиеш. Автор чуваш телен дә, татар телен дә белергә тиеш, ә андый белгечләр юк.

Менә Башкортстанда яшәүче татар балаларына татар телен өйрәтү буенча һәм Татарстанда яшәүче башкорт балаларына татар телен өйрәтү буенча дәреслекләр бар. Алар бездә түгел, Башкортстанда эшләнелә. Аны ике телне дә камил белгәннәр яза. Алар бездән дә татар теле дәреслекләре сатып ала, үзләре дә эшли. Алар башлангыч тел буларак башкорт телен өйрәнә, аннан татар теленә күчә.

Утырышта шулай ук милли мәктәпләрдә матур әдәбиятның җитешмәве турында да әйтелде ...
Җ.М.:
Кызганычка каршы, мәктәпләрне матур әдәбият белән тәэмин итү безнең вазыйфага керми. Без уку әсбаблары һәм дәреслекләр белән тәэмин итәргә тиеш.Бу мәсьәлә ТР Мәдәният министрлыгына һәм башкаларга кагылырга мөмкин. Без, татар әдәбиятын өйрәнү курсына кагылган әсәрләрне кертеп, “Мәктәп китапханәсе” дигән сериядә уку әсбаблары эшләдек. Ул татар әдәбияты буенча булган ихтыяҗны каплый. Моннан тыш, татар әдәбиятын өйрәнүче рус балалары өчен быел 3 томда татар әдәбиятын рус телендә бастырып чыгардык һәм мәктәпләргә тараттык. Рус телле укучылар өчен татар теле һәм әдәбияты бергә укытыла. Әгәр укытучы кирәк дип саный икән, укучыларга бу әсбаплардагы әсәрләрне тәкъдим итә ала. 
 

                                                                                                                                                                              Әңгәмәдәш – Римма ГАТИНА