Иртәгә узачак конференциядә клиник лаборатор диагностика эшендә аналитик яктан якын килү мәсьәләләре күтәреләчәк

Конференциядә анемияне диагностикалауның заманча аспектлары, лаборатор диагностика өчен заманча гематологик җиһазлар кулланылышы һәм башка темаларга чыгышлар ясалачак

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”). Иртәгә Казанның “Корстон” кунакханә-күңел ачу-сәүдә комплексында “Клиник лаборатор диагностика буенча белгечнең һөнәри яктан камилләшүе нигезе буларак тикшеренү һәм аналитик эшчәнлеге” темасына республика фәнни-гамәли конференциясе узачак. Аны Казан дәүләт медицина академиясенең клиник лаборатор диагностика кафедрасы оештыра, дип хәбәр итә академиянең матбугат хезмәтеннән Ләйсән Әсәдуллина.
Сәламләү сүзе белән конференциядә катнашучыларга ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина ярдәме сыйфатын контрольдә тоту һәм тармак стандартизациясе үсеше идарәсе башлыгы Г. Лысенков, министрлыкның клиник лаборатор диагностика буенча баш белгече Д. Сираҗетдинов, КДМА клиник лаборатор диагностика кафедрасы мөдире, РФ һәм ТР атказанган фән эшлеклесе, медицина фәннәре докторы, профессор А. Цибулькинның мөрәҗәгать итүе көтелә.
Фәнни форумда лаборатор тикшеренүләргә аналитик подход таләпләре, анемияне диагностикалауның заманча аспектлары, гематологик тикшерүләрнең сыйфатын контрольдә тоту, лаборатор диагностика өчен заманча гематологик җиһазлар кулланылышы һәм клиник лаборатор диагностика белгечләре эшендәге башка мөһим аспектлар турында сүз барачак. Докладлар белән Татарстанның әйдәп баручы белгечләре генә түгел, Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән дә кунакларның чыгыш ясавы көтелә.