Илдар Халиков 2010 ел нәтиҗәләре буенча республика хокук саклау органнарының иң яхшы тикшерүчеләрен бүләкләде

Конкурста шулай ук төрле номинация лауреатларын да бүләкләделәр

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанның “Корстон” комплексында 2010 ел нәтиҗәләре буенча республика хокук саклау органнарының иң яхшы следовательләрен хөрмәтләделәр. ТР Хөкүмәте химаясе астында узучы, елдан-ел абруе һаман үсә баручы конкурска йомгак ясау чарасында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Тикшерүчеләрнең шатлыгын уртаклашырга шулай ук ТР Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, ТР прокуроры Кафил Әмиров һәм башка хокук саклау органнары җитәкчеләре килгән иде.
Хөкүмәт башлыгы бүгенге бәйрәмнең тармак бәйрәме генә түгел, ә аерым бер катлаулы юнәлеш вәкилләре бәйрәме булуы белән үзенчәлекле икәнен ассызыклады һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы, ТР Хөкүмәте исеменнән котлау сүзләрен җиткерде. “Татарстанда 17 ел дәвамында инде иң яхшы тикшерүчеләрне бүләкләү күркәм традициягә әверелде. Бу өлкәдә эшләүчеләргә күңелгә ятышсыз, шактый четерекле контингент белән күзгә-күз очрашырга туры килә, алар ял һәм бәйрәм көннәреннән дә мәхрүм. Теләсә-нинди минутта сине куркыныч янаган участокка чакырулары һәм һич уйланылмаган вәзгыятьләргә юлыгуың ихтимал. Сезнең югары һөнәри осталыгыгыз белән Татарстан горурлана. Хокук саклау системасында иң зур казаныш ул – кешеләр иминлеге, аларның җан тынычлыгы. 4 миллионга якын татарстанлы хокук сагында торучылар яклавы астында яшәвен анык аңлый”, - дип белдерде Илдар Халиков чыгышында.
Бәйрәм конкурсның комиссия әгъзалары сайлап алган өченче, икенче һәм беренче урыннарга билгеләнгән тикшерүчеләрне бүләкләү белән дәвам итте. Беренче урынны яулаучылар арасында юстиция капитаны, РФ Үзкуркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсенең тикшерү бүлеге следователе Рөстәм Шакиров, РФ Тикшерү Комитетының ТР буенча идарәсенең аеруча мөһим эшләрне тикшерү буенча беренче бүлекнең өлкән следователе Марат Галиевны, икенче урынны яулаган Ютазы эчке эшләр бүлеге өлкән сорау алучысы Дмитрий Чакровны, Яшел Үзән эчке эшләр идарәсе каршындагы өлкән следователь Людмила Айташеваны, Казан шәһәре эчке эшләр идарәсе каршында тикшерү идарәсенең тикшерү часте өлкән следователе Ләйсән Гайнуллинаны, Яр Чаллы шәһәре буенча эчке эшләр идарәсе Үзәк эчке эшләр бүлегенең сорау алу бүлекчәсендә өлкән сорау алучы Луиза Әхмәтҗанованы билгеләп узарга була. Җиңү бәхете барлыгы 29 кешегә тәтегән. Конкурста шулай ук “Башлангыч тикшерү оештыруга керткән өлеше өчен”, “Оешкан җинаятьчел төркемнәр кылган җинаятьләрне ачыклау буенча өлкән следователь”, “Икътисади юнәлештәге җинаятьләрне ачыклау буенча иң яхшы следователь” номинацияләре буенча бүләкләү узды. Барлыгы 29 кешегә конкурс лауреатлары булу бәхете елмайды. “Башлангыч тикшерү оештыруга керткән өлеше өчен” номинациясе лауреатларын котлап, ТР прокуроры Кафил Әмиров чыгыш ясады, ул 9 ел гомерен тикшерү органнарына багышлавын билгеләп узды.
Республика комиссиясе карары белән, ТР эчке эшләр органнары тикшерү бүлекчәләре, РФ прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе, ТР буенча эчке эшләр министрлыгының сораштыру (дознание), ТР буенча наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәт идарәсе, Үзкуркынычсызлык хезмәте вәкилләре бүләкләүгә лаек булды. Конкурс җиңүчеләренә истәлекле дипломнар һәм гомуми бәясе 750 мең сумга төшкән кыйммәтле призлар тапшырылды. Конкурсны уздыру өчен барлыгы 1,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән.