Ел азагына чаклы Бөгелмәдән 180 егет армия сафына китәчәк

Аларның күбесе Үзәк һәм Көнбатыш хәрби округларга җибәреләчәк

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Бөгелмә муниципаль районыннан көзге чакрылышта 180 егет армия сафларына озатылачак, дип хәбәр ителә ТР муниципаль районнары порталында.
Егетләрнең күбесе Үзәк һәм Көнбатыш хәрби округларга җибәреләчәк. Егетләрнең бер өлешен 26 октябрь көнне озату күздә тотыла.