Чирмешәндә армиягә китәчәк никрутларның яртысы диярлек сәламәт түгел

Районда “Призывниклар көне”нә багышланган чара үтте

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Чирмешән муниципаль районының мәдәният йортында “Призывниклар көне”нә багышланган чара үтте. Анда 30 егет катнашты, дип хәбәр итә “Безнең Чирмешән” газетасы.
- Әлеге чара барышында без булачак солдатларның хәрби хезмәткә әзерлеген бәялибез, – ди ТР Хәрби комиссариатының Чирмешән районы буенча бүлеге башлыгы Рафил Идрисов. – Кызганычка каршы, соңгы вакытта егетләребезнең саулыгы мактанырлык түгел. Комиссия узган якташларыбызның 10-12се генә сау-сәламәт, 50 процентының исәнлекләре какшаган.
Булачак солдатлар гер күтәрү, противогаз кию, пневматик винтовкадан ату һәм автомат сүтеп җыю буенча көч сынашты.
- Ярышлар авыр булды дип әйтә алмыйм. Боларның барысын да мәктәптә өйрәнгән идек, – ди Утыз Имән егете Руслан Кыямов. Руслан Әлмәт нефть техникумында белем ала.
Бәйрәмнең тантаналы өлешенә никрутларның әти-әниләре һәм Чирмешән мәктәпләренең өлкән класс укучылары чакырылган иде. Бүгенге чарада катнашучыларны муниципаль район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов та сәламләде һәм булачак солдатларга уңышлар, сау-сәламәт булып, яхшы хезмәт итеп кайтуларын, ә ата-аналарга сабырлык теләде.
Әлеге чарада егетләргә чакыру кәгазьләре, авыл җирлекләре исеменнән истәлек бүләкләре тапшырдылар.