Чаллының төзекләндерелгән Татулык проспектында 200 агач утыртылачак

Юлларны төзекләндергән вакытта юкка чыккан агачларны шәһәрнең яшелләндерү хуҗалыгы тулысынча кире утыртып чыгачак

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Чаллының Татулык проспектында төзекләндерү эшләре вакытында юкка чыккан агачларны кире кайтарачаклар. Бу максатларда шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы хезмәткәрләре 200 төп яңа агач утыртачак, дип хәбәр итә “Челнинские известия” газетасы.
“Горзеленхоз” ААҖ директоры Сәлимә Хәбибуллина сүзләреннән аңлашылганча, проспектта алмагачлар, каеннар, юкәләр утыртылачак. Һәр агач 4-5 метр биеклеккә кадәр җитәр дип планлаштырыла.