2012 елда Чаллыда 12 гаиләне авария хәлендәге торактан күчерәчәкләр

Бу максатка 1 миллиард сум акча каралган

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). 2012 елда Чаллы шәһәренең авария хәлендәге торакларыннан 12 гаиләне күчерү күздә тотыла. Моның өчен, быелгы кебек, 1 миллиард сум акча каралган, дип хәбәр итә “Челнинские известия” газетасы.
Шәһәр мэры Васыйл Шәйхразиев сүзләренә караганда, җирле бюджет әлеге гаиләләргә ярдәм күрсәтә алмаячак. Чөнки автокаланың юл төзеклеге өчен алынган кредитларны түлисе бар. Шуңа күрә федераль һәм республика средстволарына гына өмет итәргә кала, дип ассызыклый мэр.