Татарстанның 6 меңнән артык дәүләт хезмәткәре электрон документ әйләнеше системасында эшли

ТР Хөкүмәтенең электрон документ әйләнеше системасына Татарстанның 120 дәүләт һәм муниципаль учреждениесе тоташтырылган.
(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Бүгенге көндә ТР Хөкүмәтенең электрон документ әйләнеше системасына Татарстанның 120 дәүләт һәм муниципаль учреждениесе тоташтырылган.
Бу хакта ТР Мәгълүмат технологияләре үзәгенең генераль директоры Николай Никифоров ел саен үткәрелә торган “Көзге документлар әйләнеше – 2008” форумында “Татарстанда электрон документ әйләнеше кертүнең гамәли тәҗрибәсе” турындагы доклад белән чыгыш ясаганда хәбәр итте. Форум Мәскәүдә үткәрелә, анда катнашучылар саны һәм актуальлек буенча Россиянең электрон документ әйләнеше базарының иң мөһим вакыйгаларының берсе булып тора.
Николай Никифоров сүзләренчә, Татарстанда эшли торган документлар әйләнеше системасына киңлекләр буенча тиңдђшлђр. Система төрле дәрәҗәдәге хезмәткәргә үз вакытын һәм ресурсларын рациональ файдаланырга мөмкинлек бирә. Бүгенге көндә анда көн саен республиканың 6 меңнән артык дәүләт хезмәткәре эшли. ТР Министрлар Кабинеты Аппараты, республиканың бөтен министрлык, ведомство һәм муниципалитетлары тоташтырылган. Хакимият органнары җитәкчеләре тарафыннан 70 процентка кадәр документ “Мобиль офис”ларда карала. Бүген системада документларның гомуми саны 600 меңнән артып китә, көн саен анда 2 мең яңа документ һәм 3,5 мең резолюция теркәлә. 2008 елдан башлап, Татарстанда электрон документлар технологиясен гамәлгә кую башланды. Бүген беркайчан да кәгазь варианты булмаган 13 меңгә якын документ бар, ягъни алар электрон рәвештә язылган, каралган, расланган һәм имзаланган. Документларның юридик көче Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең бөтен әгъзалары, министрлык һәм ведомстволарның структура бүлекләре урынбасарлары һәм җитәкчеләренең электрон цифрлы имзаларыннан гыйбарәт, дип хәбәр итә ТР Мәгълүмати технологияләр үзәгенең матбугат хезмәте.