Түбәнкамалылар кискен тын юллары вирус инфекциясе белән сирәгрәк авырый башлаган

Түбән Камада кискен тын юллары вирус инфекциясе белән авыручылар дәрәҗәсе узган ел белән чагыштырганда түбәнрәк
(Түбән Кама, 24 октябрь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Камада кискен тын юллары вирус инфекциясе белән авыручылар саны эпидемия бусагасыннан артып китми. Бу хакта кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең территориаль идарәсе белгечләре хәбәр итә.
Эпидемиологлар мәгълүматлары буенча, шәһәр хастаханәләрендә октябрь аенда атна саен теркәлгән кискен тын юллары вирус инфекциясе белән авыручылар саны 350дән артмаган. Әлеге күрсәткеч узган елның шул чоры белән чагыштырганда шактый түбәнрәк.
Эпидемиологлар хәбәр иткәнчә, Түбән Кама хастаханәләрендә грипп белән авыручылар теркәлмәгән.