Симферопольдә татар диаспорасы бүлмәле булды

Кичә Кырымдагы Идел буе татарларының «Идел» республика ассоциациясе офисында Кырым татар диаспорасы чараларын үткәрү өчен бүлеп бирелгән татар бүлмәсен тәкъдир итү булды
(Симферополь, 24 октябрь, «Татар-информ», Диләвәр Османов). Кичә Кырымдагы Идел буе татарларының «Идел» республика ассоциациясе офисында Кырым татар диаспорасы чараларын үткәрү өчен бүлеп бирелгән татар бүлмәсен тәкъдир итү булды.
Чараны оештыруны башлап йөрүче «Идел» ассоциациясе рәисе Ильмир Тимергалиев хәбәр итүенчә, ул очрашу өчен хәзергә кадәр төп урыны булмаган татар диаспорасының күптәнге хыялын тормышка ашырды. Шуңа күрә, ул үзенең ике катлы бинада урнашкан «Тимеринвестгрупп» дип аталган предприятиесендә мөмкинлек туу белән, бер бүлмә бүлеп биргән.
И.Тимергалиев тәкъдир итү чарасына килгән Алушта, Ялта һәм Симферополь татар активистлары өчен яңа ачылган бүлмә буенча экскурсияне үзе алып барды.
Яңа ачылган иркен генә бүлмәдә Татарстан Республикасының дәүләт атрибутлары, Татарстан китаплары һәм газеталары, Кырым сабантуйларыннан күренешләр һ.б.урнаштырылган. Әлеге бүлмәдә татар теле дәресләре һәм татар үзешчәннәре өчен түгәрәк оештыру планлаштырыла.