РФ Эчке эшләр министрлыгының әйдәп баручы табиблары Казанга конференциягә җыелды

Бүгенге конференция барышында трибунага үз докладлары белән Россиянең төрле төбәкләреннән килгән дистәдән артык медицина профессоры күтәреләчәк
(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”, Артур Еникеев). Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында РФ Эчке эшләр министрлыгының медицина-санитар частьләре һәм ТР табибларның “Диагностика, дәвалау һәм профилактиканың актуаль мәсьәләләре” темасына төбәкара фәнни-гамәли конференция уза.
Безнең республикада мондый конференция беренче тапкыр уза. Анда ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Чыңгыз Мәхмүтов, ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Гадел Вафин, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының медицина-санитар часте башлыгы полковник Марина Потапова, РФ Оборона министрлыгының баш пульмонологы Александр Синопальников, РФ Эчке эшләр министрлыгы клиник госпиталенең баш терапевты Евгений Жиляев катнаша. Сәламәтлек саклау өлкәсенең актуаль мәсьәләләре хакында фикер алышырга илнең төрле төбәкләреннән 250дән артык табиб җыелган.
ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Гадел Вафин үзенең сәламләү сүзендә: “Мондый конференцияләрне мөмкин кадәр ешрак үткәрергә кирәк. Хәзерге вакытта ил сәламәтлек саклауга төрле ярдәм күрсәтә, бары кадрлар потенциалын гына арттырырга кирәк. Өстәвенә, медицина учреждениеләре, ведомство карамагында булу-булмауга карамастан, даими рәвештә тәҗрибә уртаклашырга тиеш”, - дип билгеләп үтте.
ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Чыңгыз Мәхмүтов, үз чиратында, җыелган кешеләрнең барысына да нәтиҗәле эш теләде һәм алга таба да сәламәтлек саклау өлкәсенә булышырга вәгъдә итте.
Бүгенге конференция барышында трибунага үз докладлары белән Россиянең төрле төбәкләреннән килгән дистәдән артык медицина профессоры күтәрелер дип көтелә.