Равил Моратов Россия Кораллы Көчләренең югары команда составы белән очрашты

Бүген Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов РФ Кораллы Көчләре Генераль штабы начальнигы – Оборона министрының беренче урынбасары армия генералы Николай Макаров белән очрашты
(Мәскәү, 24 октябрь, «Татар-информ», Рафис Измайлов). Бүген Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов РФ Кораллы Көчләре Генераль штабы начальнигы – Оборона министрының беренче урынбасары армия генералы Николай Макаров белән очрашты.
Очрашу вакытында Россия Оборона министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясенең хәрби-хисап белгечлеге буенча хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле гражданнарын әзерләү буенча үткәрелгән ачык конкурс нәтиҗәләре тикшерелде. Әлеге конкурста «Татарстан республикасының (ОГО) РОСТО (ДОСААФ) иҗтимагый-дәүләти берләшмәсе» җиңүче булып танылды.
Әңгәмә вакытында хәрби-патриотик һәм яшьләрне армиядә хезмәт итү өчен хәрби-хисап белгечлегенә әзерләү мәсьәләләре тикшерелде.
Равил Моратов Генштаб начальнигын «Татарстан Республикасы (ОГО) РОСТО (ДОСААФ) иҗтимагый-дәүләти оешмасы»н төбәк иҗтимагый-дәүләти берләшмәгә үзгәртү буенча башкарылган комплекслы чаралар, әлеге оешманы реформалаштырудан соң килеп туган яңа мөмкинлекләр турында мәгълүмат бирде.
Әлеге очрашуда шулай ук Генштаб начальнигы урынбасары – РФ Оборона министрлыгының оештыру-мобилизацияләү Баш идарәсе начальнигы генерал-полковник Василий Смирнов та катнашты.
Шул ук көнне Равил Моратов РФ Оборона министры урынбасары – РФ Кораллы Көчләренең тыл начальнигы армия генералы Владимир Исаков, РФ Оборона министрлыгының Кадрлар буенча баш идарәсе начальнигы генерал-полковник Михаил Вожакин, РФ Оборона министрлыгының квартирларга урнаштыру һәм уңайлы шартлар тудыру хезмәте начальнигы генерал полковник Владимир Филиппов белән очрашты һәм очрашу вакытында хәрби хезмәткәрләрне торак белән тәэмин итү һәм аларның тормыш шартларын яхшырту, һәм шулай ук РФ Кораллы Көчләрен кыскарту сәбәпле запаска җибәрелгән югары квалификацияле белгеч-офицерларны Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмаларында эшкә урнаштыру мәсьәләләре тикшерелде.