Казанның Яңа Савин районында уникаль дендрарий барлыкка килде

Агачлар һәм куакларны өлкән сыйныф укучылары педагоглар белән бергә утыртты
(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Бүген Яңа Савин районындагы 177нче мәктәп янында уникаль дендрарий барлыкка килде, анда утыртылган агач һәм куакларны алга таба әлеге уку учреждениесендә белем алучылар карап үстерәчәк, әмма дендрарий район статусын йөртәчәк. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына район хакимиятенең мәдәният бүлеге башлыгы Наталья Чеплюкова хәбәр итте.
Дендрарийның нигезен әзерләүдә мәктәп педагоглары белән бергә район хакимияте вәкилләре дә катнашты, алар Себер усагы, эрбет нараты, савыр, кәстәнә, пирамидаль тупыл, шулай ук алма, чия һәм башка агач, куаклар сатып алды. Ылыслы, яфраклы декоратив, бакчада үсә торган агач һәм куакларның барлыгы 30 төре утыртылды.
Хәзер агачларның язмышы мәктәп укучылары кулында. Эш шунда, әлеге белем учагында өлкән сыйныф укучыларының экология берләшмәсе эшләп килә. Берләшмәгә биология укытучысы Тимур Миңнекәев җитәкчелек итә.