Казанда 3 федераль округның Дәүләт хезмәт инспекцияләре җитәкчеләре катнашында киңәшмә уза

2008 елның 30 октябрендә хезмәт һәм мәшгульлек Федераль хезмәтенең Казандагы идарәсе Идел буе, Урал һәм Көньяк федераль округларының дәүләт хезмәт инспекцияләре җитәкчеләренең киңәшмәсен үткәрә
(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”). 2008 елның 30 октябрендә хезмәт һәм мәшгульлек Федераль хезмәтенең Казандагы идарәсе РФ Президенты аппараты вәкаләтле вәкилләре, РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы вәкилләре, РФ субъектлары дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре катнашында Идел буе, Урал һәм Көньяк федераль округларының дәүләт хезмәт инспекцияләре җитәкчеләренең киңәшмәсен үткәрә, дип хәбәр итә ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе.
Киңәшмәдә хезмәт һәм мәшгульлек Федераль хезмәтенең территориаль органнары һәм РФ субъектлары башкарма хакимияте органнарының хезмәткә түләүнең минималь күләмен арттыру һәм федераль дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренә эш хакы түләүнең яңа системасын кертүгә бәйле мәсьәләләрне хәл итү буенча беренче чираттагы мәсьәләләр хакында фикер алышу күздә тотыла.
Искәртеп узабыз, РФ Хөкүмәтенең 2008 елның 1 декабрендә кабул ителгән карары нигезендә, федераль бюджет учреждениеләре, федераль дәүләт органнары, хәрби частьләр, федераль башкарма хакимият органнары учреждениеләре һәм бүлекчәләре хезмәткәрләре өчен эш хакы түләүдә яңа система кертелә. Бу учреждениеләрдә закон тарафыннан хәрби һәм аңа тигезләштерелгән хезмәт каралган, хәзерге вакытта аларда хезмәткә түләү федераль дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренә эш хакы түләү буенча Бердәм тариф челтәре нигезендә гамәлгә ашырыла. Әлеге учреждениеләрдә хезмәт законнарының үтәлешенә бәйле мониторинг һәм тикшерүләр үткәрү вазифасы Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясенә йөкләнгән.