news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Төньяк флот юнгасы Равил Гыйльфановка мемориал такта ачылды

Меморил такта Казан шәһәренең Островский урамындагы 1/6 нчы йорт фасадына эленгән.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанда СССР Дәүләт премиясе лауреаты, Казан электротехника заводының баш инженеры (1967-1993), Бөек Ватан сугышы ветераны — Төньяк флот юнгасы Равил Сөләйман улы Гыйльфановка мемориал такта ачылды.

Меморил такта Казан шәһәренең Островский урамындагы 1/6 нчы йорт фасадына эленгән.

Равил Гыйльфанов хезмәт юлын 1943 елда заводта токарь буларак башлый. 1944 елда 14 яшьлек яшүсмер үзе теләп Ватанны сакларга китә һәм СССР хәрби диңгез флотының Соловки юнгалар мәктәбенә алына. 1945 елда мәктәпне тәмамлап, торпеда катерында моторист булып хезмәт итә. Бөек Ватан сугышында җиңгәннән соң, 1952 елга кадәр СССР хәрби диңгез флоты сафларында хезмәтен дәвам итә. 

1993 елдан 1998 елга кадәр Рафил Гыйльфанов Казан электротехника заводында генераль директорның гомуми мәсьәләләр буенча ярдәмчесе булып эшли. 1999–2000 елларда «Заводның Хезмәт Батырлыгы» музеен җитәкли. Лаеклы ялга чыкканнан соң, Гыйльфанов яшьләргә патриотик тәрбия бирү эшендә актив катнаша.

Хәрби техниканың яңа үрнәкләрен эшләү һәм алдынгы технологияләрне кертүе өчен «СССР Дәүләт премиясе лауреаты» дигән мактаулы исемгә лаек була (1984). Аның хезмәте дәүләт бүләкләре белән бәяләнә. 1971 елда — «Почет билгесе» ордены, 1985 елда — «2 нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы» ордены, 1985 елда — «Хезмәт ветераны» медале, 1993 елда — «Ушаков» медале, 1996 елда — «2 нче дәрәҗә Ватан алдындагы казанышлары өчен» орден медале, «Поляр артын саклаган өчен» медале, 2019 елда «Казан шәһәрендә яхшы хезмәт итүе өчен» билгесенә лаек була. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100