news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазифасына Ирина Волынец билгеләнде

Әсгать Сәфәров әйтүенчә, Ирина Волынецның күп балалы ана булуы, бала хокукларын яклауга омтылышы аңа уңышлы эшләргә нигез булачак.

Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазифасына Ирина Волынец билгеләнде
"Татар-информ" архивы

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазифасына Ирина Волынец билгеләнде. Бүген алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының унбишенче утырышында депутатлар аның кандидатурасын хуплады.

Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров әлеге институт ун ел элек барлыкка килеп, үзен ышанычлы механизм итеп аклаганын әйтте. «Ирина Волынецның күп балалы ана булуы, бала хокукларын яклауга омтылышы аңа уңышлы эшләргә нигез булыр», — диде Әсгать Сәфәров.

Парламентның Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова Ирина Волынец кандидатурасы комитет утырышында каралганын һәм депутатларның аны хуплаганын билгеләп узды.

«Бала хокуклары һәм мәнфәгатьләрен үтәргә, үз вазифаларымны намус белән башкарырга ант бирәм», — диде Ирина Волынец.

Балалар омбудсменына ике дәүләт телен белү һәм укыту турында сораулар бирелде. Ул бала чагында татарча сөйләшкәнен, үз улы да татар теле дәресен яратканын әйтте.

Ирина Волынец — «Милли ата-аналар комитеты» төбәкара иҗтимагый хәрәкәте рәисе, Россия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы иҗтимагый совет әгъзасы һәм Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100