news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 6,5 меңнән артык ишегалды төзекләндереләчәк

Татарстан Президенты халык белән бергә хезмәттәшлек иткәндә генә проектлар уңышлы булып чыга дип саный.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов якын елларда республикада 6,5 меңнән артык ишегаллары тәртипкә китереләчәген әйтте. Бу хакта ул Татарстан Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгатендә сөйләде.

«Быел 49 яңа мәктәп, 117 яңа балалар бакчасы, 68 мәдәни объект, 131 спорт корылмасы һәм башкалар ачылды. Объектларны төзү генә җитми, тормыш кайнарга тиеш. Халык белән бергә хезмәттәшлек иткәндә генә проектлар уңышлы булып чыга, тәҗрибәбез шуны күрсәтте. Татарстанлылар парк һәм скверларны төзекләндерү буенча проектларда актив катнашты, без ул объектларның никадәр популярлык казанганын күрдек», — диде ул.

Рөстәм Миңнеханов мәктәпләрне, балалар бакчаларын, хастаханәләрне, парк һәм скверларны, спорт объектларын, юлларны ачу гадәткә әйләнгәнен билгеләп узды. «Соңгы ун елда 7,5 мең иҗтимагый-мәдәни объектлар төзекләндерелде һәм 3200 яңа бина ачылды. 13 меңнән артык йортлар яңартылды. Авыллар һәм шәһәрләр елдан-ел матурлана бара, бу масштаблы эшне илкүләм проектлар кысаларында дәвам итәчәкбез», — диде ул.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның халыкара авторитеты булуы аның «Россия — Ислам дөньясы», ЮНЕСКО, «Казан Саммит» форумнары һ.б. чараларда катнашуында дәлил булганын әйтте. «Россиянең тышкы сәясәте мәсьәләләрен хәл итүдә катнашу да яхшы күрсәткеч булып тора. Яңа шартларда безгә чит илләр белән хезмәттәшлегебезне саклап калырга кирәк дип саныйм», — ди ул.

«Россия регионнар белән эчке туризмны хәл итү сорала. Эшебезнең өстенлеге булып халкыбызны кайгырту, алар өчен яхшы шартлар тудыру тора. Республика программалары һәм илкүләм проектларыбыз шуларны хәл итү буенча эшли. Төп бурычларыбыз — кешелек капиталы үсеше һәм тормыш сыйфатын яхшырту», — диде Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100