news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада декрет ялындагы хатын-кызлар өчен бушлай курслар оештырыла

«Демография» илкүләм проекты кысаларында курсларга 5 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада декрет ялындагы хатын-кызлар өчен бушлай курслар оештырыла. «Демография» илкүләм проекты кысаларында курсларга  5 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Хатын-кызлар бала карау буенча декрет ялында булырга һәм шул ук вакытта хезмәт мөнәсәбәтләрендә торырга тиеш. Түбән Камада яшәүче 500 гә якын хатын-кызны укыту планлаштырыла, бүгенге көндә төрле курсларда 270 хатын-кыз укый.

Төркемнәргә туплау түбәндәге юнәлешләр буенча алып барыла: социаль хезмәткәр, компьютер дизайны, 1С: Предприятие, гамәли программаларны белүче бухгалтер, кадрлар белгече, смета эше, маникюр ясаучы, визажист.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100